Сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф түләргә туры киләчәк

Казанда сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Судта ачыкланганча, 2020 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз үз фатирында 8 чит ил гражданинын теркәгән. Шул ук вакытта, чынлыкта алар анда яшәмәгән.

Хатын-кызны «Чил ил гражданинын Россия Федерациясендә тору урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 100 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.


Фикер өстәү