Пешекчесез калган мәктәптә янәдән укучылар һәм укытучыларны ашата башлаганнар

Татарстанда прокуратураны җәлеп иткәннән соң мәктәп укучыларын һәм укытучыларны ашата башлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тукай районының Кече Шилнә мәктәбендә үткәрелгән прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә ачыкланганча, белем бирү учреждениесендә 12 ноябрьдән бирле укучыларны һәм хезмәткәрләрне ашатмаганнар. Моңа ике аш пешерүченең эштән китүе, ә ашханәдәге яңа хезмәткәрләрнең авыру аркасында эшкә чыга алмавы сәбәпче булган. Шул рәвешле, 310 укучы һәм 23 педагог кайнар аштан мәхрүм калган.

Күзәтчелек ведомствосы мәктәп директоры адресына хилафлыкны тиз арада бетерү таләбе белән гариза тапшырган.

Эшкә прокуратура катнашканнан соң укучылар һәм укучыларны яңадан кайнар аш белән тәэмин итә башлаганнар.


Фикер өстәү