Казанда янгыннан котылырга теләп тәрәзәдән сикергән кызның гомере өзелгән

Бүген иртән Казанның Завойский урамындагы күп катлы йортта янгын чыккан.

Кыз бүлмәсендә чыккан янгынны күреп каушап калган һәм тәрәзәдән сикергән, дип фаразлана. 21 яшьлек кызның егылудан алган җәрәхәтләрдән гомере өзелгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү