Юл чыкканда машина бәрдереп гомере өзелгән Илнар Фәйзрахмановның туганы: «Сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга?!»

Кичә Арча юлында коточкыч юл һәлакәте булган. Яңа Иябаш авылында яшәүче 37 яшьлек Илнар Фәйзрахмановны юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән. Кызганыч, ул шунда ук вафат булган. Илнарның өч баласы ятим калган.

– Абыемны югалттык. Бик авыр көнебез. Шулкадәр матур яшиләр иде алар. Башта әни белән яшәделәр, аннары, йорт салып, башка чыктылар. Әмма әнине ташламадылар. Гел бергә иделәр. Мин исә күрше Яңа Кырлай авылына кияүгә чыктым, – дип сөйли Илнарның сеңлесе Алия.

– Кичә шалтыратып әйткәч, нишләргә белмәдек. Киленебез Гөлгенә дә, әнием дә шок хәлендә. Мин елыйм да елыйм. Абыйның өч кызы ятим калды. Олысы – бишенче, уртанчысы өченче сыйныфта укый. Кечкенәләре икенче елга укырга керәчәк. Ул сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга? Аларны да бит аякка бастырасы бар.

Бәрдерткән кешенең дә кем икәнен беләләр. Күрше авыл кияве, — ди Алия.

– Ул ирнең биш баласы бар икән. Гаиләләре гафу үтенә. Рәнҗемәвебезне сорый. Нишлик инде, түзәбез. Әтиебезне югалтканга 9 ел иде. Менә тагын йортыбызга хәсрәт килде. Абыйның язмышы шулай язылган булгандыр инде, – ди Алия.

Әлеге ятим калган сабыйларга теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Алиянең Ак Барс картасы 89503107599 номерына беркетелгән.


Юл чыкканда машина бәрдереп гомере өзелгән Илнар Фәйзрахмановның туганы: «Сабыйларга әтиләре юклыгын ничек аңлатырга?!»” язмасына фикерләр

  1. Алия сенелем.Бик авыр хеллер.Эниене хатынына сезге туземлек бирсен ходаем.Безнен баштан утте инде ул хеллер.Гафу утенеп кене тугел.Ул ятим калган балаларга булышсыннар!!! Ул бердереп киткеч ул урыннан качканмы элле? Анламадым.

Җавап Отменить ответ