Кары булса, көрәүчесе табылырмы?

Республиканың идарәче оешмалары кышкы сезонга әзер. Быел Казан урамнарын 195 махсус техника белән чистартырга ниятләп торалар. Техникалары әзер, ә менә җыештыручылары җитми. Җәйге чорда эшләргә кеше табып булса, кыш җитүгә алар әкренләп башка эшкә күчү ягын карый икән. Авылда юлларны кем чистарта?

«Хезмәтенә хөрмәте юк»

Кыш көне Казан урамнарын чистарту өчен 3 мең җыештыручы кирәк. Әлегә 500 кеше җитми. Хәер, кемнең иртә таңнан кар көрисе килсен?! Казанның «Жилище и комфорт» идарәче оешмасында урам җыештырган Илдар Хәкимов, башкалар эшемне хөрмәт итми, дип кыенсына.
– Фатир алып күченүгә, төп эшемдә кыскартылуга эләктем. Урам себерүче кирәк, диделәр. Риза булдым. Тик халыкның усаллыгына әле дә шаккатам. Кемдер дорфа сүзләр дә әйтеп китеп бара. Кайберәүләр белемең булмагач, урам себерәсең инде, дип тә кимсетә. Мин – ике югары белем алган кеше. Эшемне яратам. Кешеләрнең мөнәсәбәте дә яхшы булса, рәхәтләнеп эшләр идем, – ди ул.
Илдар абыйның сүзләренә караганда, ишегалды җыештыручылар акчаны көрәп алмый. Хезмәт хаклары күп түгел. Бу хакта Казан мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе»дә әйткәннәр иде. Быел урам җыештыручыларның акчасы 20 мең сумга җиткән. Шәһәрдә кар яуганнан соң аны алты сәгать эчендә көрәргә кирәк.
Йорт яннарын тәртиптә тоту өчен шәһәр халкы ай саен ким дигәндә 400–600 сум акча түли. Казан бистәләрендә исә карны көрисең килмәсә, махсус эшчеләр яки трактор чакыртырга була. Ике ел элек бер сәгать кар көрәү 2 мең сум торган. Кемдер акча биреп эшләтсә, җырчылар Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе карны бик теләп үзләре чистарта икән.
– Кар көрәүне зур эшкә санаган кешегә шаккатам мин. Кайчак балалар бакчасында әти-әниләрнең ярдәм итүен сорыйлар. Китә гауга-тавыш. Берсенең дә кулларына көрәк тотасы килми. Ул эш эләксә, кышка ике тапкыр туры киләдер инде. Әле бит кары да явам дип тормый. Бушлай фитнес бит ул. Без гаиләбез белән кичке якта бергәләп урамга чыгабыз да рәхәтләнеп эшләп керәбез. Бер авырлыгын да күрмим, – ди Гүзәл.
«Тимурчы»лар да булыша
Авыл кешесе өчен капка төбен һәм ишегалдындагы карны көрәү – гадәти эш. Ә менә урамдагы кар кайчак мәшәкатькә әверелә. Бу проблеманы авыл җирлеге башлыклары хәл итә.
Мамадыш районының Кече Кирмән җирле үзидарәсе җитәкчесе Хәсәнҗан Мөбарәкшин урамдагы карны үзе чистарта икән.
– Безнең җирлеккә 5 авыл керә. Су Елга белән Норма авылларында кар күп була. Югары Яке авылы да – безнең карамакта. Ул ераграк урнашкан. Әмма аңа карап, карын чистартмыйча калдырмыйбыз. Грант буенча трактор оттык. Әнә шул ярдәмгә килә. Рульгә үзем утырам. Дәүләт бюджетыннан кыш көне авылларны кардан чистарту өчен 40 мең сум бирелә. Бу – бик аз акча. Шуңа да без үзара салым акчасын кар чистарту өчен калдырабыз. 75 мең сум гел запаста тора. Кар бездә ел да күп ява, – ди ул.
Баулы районының Исергәп авылы халкына «Бәкер» крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәмгә килә икән.
– Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр булгач бик рәхәт. Авылда юлсыз булмый. Кеше авырып китәргә дә мөмкин. Үлем-китем булса, зират юлын да ачарга кирәк. Ялгыз яшәүчеләрнең дә капка төпләрен чистартып бирәбез. Әби-бабайларга мәктәп укучылары ярдәм итә. Бездә «тимурчы»лар бар әле. Үзебез дә тик тормыйбыз. Кирәк икән, бөтен эшне авыл белән бергә эшлибез. Кар көрәве авыр түгел, яусын гына иде әле, – ди Исергәп авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева.
Кукмара районының Ядегәр авылында да зарланмыйлар.
– Бездә бик яхшы эшлиләр. «Восток» агрофирмасы урамны ялт итеп чистартып куя. Әлегә кадәр андый проблемалар булмады. Вакытында эшлиләр. Әгәр юл ачылмаса, төшерәм дә Инстаграмга куям, – ди Райнур Әсхәдуллин. Ә менә Кукмара районының Төркәш авылында күбрәк олы яшьтәге кешеләр яши. Алар интернет белән дус түгел, юлны ачтырыр өчен күрше авылда урнашкан җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәсе.
– Кайчак бер әйтүдә ишетәләр, кайчак әллә ничә көн дә көтәбез, – ди Хаҗип Гыйльманов.
Мамадыш районының Тәкәрлек авылында ялгызы яшәүче Юрий Степановның да хәлен белдек.
– Юлны кем ачсын инде? Ягулык әрәм итеп, минем өчен кар эттереп йөрерләр дисезме? Үз көнемне үзем күрәм. Карны көрәп тә тормыйм. Снегоход белән йөрим. Шулай итеп, юл салына, – ди ул.
Язманы әзерләгәндә тагын берничә районда урнашкан авылларга шалтыраттык. Араларында берсе дә урамны чистартмыйлар дип зарланырга ашыкмады. Әгәр юллар чистартылмаса, кая барасын беләләр. Авыл советларына мөрәҗәгать итәләр икән. Шәһәрдә яшәүчеләр исә тәүлек буе эшли торган «Ачык Казан» бердәм диспетчерлык үзәгенә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә үз зарын язып калдыра ала.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү