Африка кызына өйләнгән татар егете: «Туганнар, әти-әниләрем Кентны бер күрүдә үк бик яратып кабул иттеләр»

Мәхәббәткә тән төсе дә, дин дә, тел дә комачауламый. Яшь парлар – Пермь краеның Седяш авылы егете, блогер Марат Дәүләев белән Африка кызы Кент икесе ике илдә яшәсә дә, үзләрен бәхетле хис итәләр.

Марат белән Кент бер-берсе белән социаль челтәрдә танышкан. Алар ике ел элек танышып, ярты ел бергә яшәгәннәр. Кент Замбиядә табиб белгечлеген үзләштерә. Шул сәбәпле, әлегә икесе ике якта. Сагыну авыр булса да, түзәргә туры килә. Кент авылга 4 тапкыр кайтырга өлгергән инде. Сыерын да савып караган, бергәләшеп утын кискәннәр, печән чапканнар. Африкада печән чабып караганы булмагач, аңа бик кызык тоелган.

– Авылыбыз кечкенә. Туганнар, әти-әниләрем Кентны беренче күрүдә бик яратып кабул итте. Ләкин авылдашлар арасында күңелсез сүзләр җиткерүчеләр дә булды. Кәләшемне берничек тә сынап карамадым. Ул бик тәрбияле кеше, зирәк, аңлаучан. Гөрләтеп туй үткәрдек. Замбиядә дә кызлар бездәге кебек туй күлмәге кия. Кунаклар күп булса да, аның туганнары, әти-әниләре кайта алмады. Алар белән видеоэлемтә аша гына аралаштык. Хатыным белән рус телендә аралашабыз. Ни өчен дигәндә, мин инглизчә начар беләм. Шулай да аны интернеттан өйрәнәм, Кент та өйрәтә. Үзе татарча кайбер сүзләрне генә белә. Милли ризыкларны бик ярата. Безнең кухня аларныкыннан нык аерыла.
Аларда мин ишетмәгән махулухулу кебек әллә нинди җиләк-җимешләр дә үсә. Манго, апельсин, банан, лимонны бакчаларыннан гына өзеп ашыйлар.

https://www.instagram.com/maratdavlyaev

Марат әти-әниләре белән яши. Әмма һәрвакыт эштә булгач, авылга сирәк кайта. Жәй көне Кент янына барырга җыена. Блогерның максаты – сәяхәтләрен Инстаграм аккаунтыннан һәм YouTube каналыннан күрсәтү. Шуның өчен төрле транспортка утырып барырга дип планлаштыра. Юлда барганда илләрнең табигатен, яшәешен күрсәтергә хыялланса, Африкада исә татар егетенең күргәннәре турында сөйләмәкче. Марат сөйгәне белән шунда яшәргә, ялларда туган ягына кайтырга планлаштыра.


2 фикер

  1. Мин бу хакта Ютуб каналдан тынладым. Источникны кую кирэктер дип уйлыйм

  2. Зур бэхет сезгэ Марат,Лично мин кара халыклардан жирэнэм.Алар бит бик нык аерылып торалар,анда ботен донья ачыклыкта,кем ничек яшэгэн куренеп тора,гигиена буенча да эйтуэм.

Фикер өстәү