Аллаһ бөтен гөнаһларны да гафу итәме?

Адәм баласы хаталанмый тормый. Тормыш дәвамында ялгыш адымнар һәм гамәлләребез дә шактый җыеладыр. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә алар өчен вакытында тәүбә кылу мөмкинлеген бирә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дә: «Хата эшләүченең иң хәерлесе – тәүбә итүче», – дигән. Ислам динендә кешенең иминлектә яшәве дә турыдан-туры истигъфар белән бәйле.

«Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин әйтүенчә, Аллаһтан гафу сораган кешене Раббыбыз газапламый һәм ул иминлектә була.
– Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Әнфәл» сүрәсе 33 нче аятендә: «Гөнаһлары өчен гафу сораганчыга хәтле Аллаһ аларны газапламаячак», – ди. Һәрбер мөселман, гөнаһ кылса да, кылмаса да, Аллаһтан гафу сорап, «әстәгъфируллаһ» дигән сүзне еш әйтеп йөрергә тиеш, чөнки бу – Аллаһның Коръәндәге әмере.

– Истигъфарның фазыйләте турында да сөйләгез әле. Гөнаһың кичерелү өчен «әстәгъфируллаһ» дип кенә әйтү дә җитәме?
– Истигъфар кылуның фазыйләте бик күп. Кеше гөнаһларыннан чистара һәм андый кешегә Аллаһ мул ризык, исәнлек һәм балалар бирә. Истигъфар кылучы халыкка Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле мул яңгыр иңдерә. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем күп истигъфар кылса, Аллаһ аңа һәр авырлыктан җиңеллек бирә, һәр кысынлыктан чыгу юлын күрсәтә һәм көтмәгән җирдән аңа ризык бирә». Әгәр дә гөнаһ кылган кеше ихластан үкенсә, бүтән бу гөнаһны эшләмим дип, үзенә сүз бирсә һәм теле белән әстәгъфируллаһ, ягъни Аллаһтан гафу сорыйм дип әйтсә, Раббыбыз аны гафу итә. Әгәр дә инде ул теле белән әстәгъфируллаһ дип әйтеп, гөнаһ кылуыннан туктамаса яки күңеле белән шул гөнаһны кылырга теләсә, бу сүзләрне әйтүдән файда булмаячак. Фудайль ибн Гыяд исемле бер галим әйтте: «Гөнаһтан туктамыйча гына әстәгъфируллаһ дип әйтү – ялганчы кешеләрнең тәүбәсе».

– Кайсы вакытта гафу итүне сорарга кирәк?
– Көннең теләсә кайсы вакытында сорарга була, аеруча төннең ахыргы өлешендә, намаз артыннан һәм ураза тотып авыз ачканда. Аллаһы Тәгалә, тәкъва кешеләрне сыйфатлап: «Алар сәхәр вакытында Аллаһтан гафу сорыйлар», – дип әйтте.

– Кешене рәнҗетсәң, гафуны аңардан сораргамы, әллә Аллаһтанмы?
– Берәрсен рәнҗеткән очракта Аллаһтан да һәм шулай ук рәнҗетелгән кешедән дә гафу сорарга һәм хакын кайтарырга кирәк. Чөнки рәнҗетелгән кеше хакын алмыйча һәм гафу итмичә торып, Аллаһы Тәгалә кичерми. Әгәр дә рәнҗетүче кеше рәнҗетелгән кеше белән бу дөньяда ук бәхилләшмәсә, Аллаһы Тәгалә аларның арасын кыямәт көнендә үзенең гаделлеге белән хөкем итәчәк. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә бер кеше үзенең кардәшенең намусын яки башка бер хокукын бозып рәнҗеткән булса, аның белән бу дөньяда динар һәм дирһәм акчалар булмаган көн килеп җиткәнчегә хәтле үк бәхилләшсен. Әгәр дә аның изге гамәле булса, ул аннан рәнҗеткән күләмендә алына. Әгәр дә аның изге гамәлләре булмаса, рәнҗетелгән кардәшенең гөнаһлары аңа күчерелә».

– Гафу сораудан тыш тәүбә итү бар. Аның шартлары нинди?
– Тәүбә кылу ул гөнаһтан туктап, Аллаһның әмеренә кайту дигән мәгънәне аңлата. Аның өчен түбәндәге шартларны үтәү таләп ителә: гөнаһтан туктау, бу гамәлеңә үкенү, күңелдән, шул гөнаһны башка кылмыйм дип, үзеңә сүз бирү, әгәр дә гөнаһ кеше хакы белән бәйле булса, аңа хакын кайтару. Шулай ук тәүбә кабул булсын өчен булдыра алганча игелекле гамәлләр дә кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Кем дә кем тәүбә итсә һәм изге гамәлләр кылса, дөреслектә, ул Аллаһ каршында тәүбә кылган була», – дип әйтте.

– Аллаһның сине гафу иткәнме-юкмы икәнен ничек белеп була?
– Аллаһы Тәгалә адәм балаларының гөнаһларын гафу итүен алардан яшерде. Гөнаһлар гафу ителгәнме-юкмы икәнлеген без бары тик кыямәт көнендә генә беләчәкбез. Иң мөһиме мөселман кешесе элек кылган гөнаһларына тәүбә-истигъфар кылып, Аллаһның гафу итүенә өметләнеп һәм Аның газабы төшүеннән куркып яшәргә тиеш. Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү дә һәм шулай ук аның газабыннан үзеңне имин итеп хис итү дә – гөнаһ. Аллаһ минем гөнаһларны гафу итте, дип тыныч күңел белән яшәргә дә һәм шулай ук төшенкелеккә дә бирелергә ярамый. Ләкин ихластан тәүбә итүнең билгеләре бар, алар – кешенең яхшы якка үзгәрүе, гөнаһ кылудан туктавы, элек кылган гөнаһлар өчен бик каты үкенүе, яхшы гамәлләрне күп кылуы һәм гөнаһларга нәфрәт хисе белән каравы.

– Пәйгамбәребез үзе ни рәвешле гафу сораган? Аның үрнәге яки билгеле бер догасы бармы?
– Мөхәммәд пәйгамбәр кайбер көнне җитмеш, ә кайбер көнне йөз тапкыр әстәгъфируллаһ дип әйтә торган булган. Бер хәдисендә ул шулай ди: «Аллаһ белән ант итәмен ки, дөреслектә, мин көненә җитмеш тапкырдан да артыграк Аллаһтан гафу итүне сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм». Шулай ук ул үзенең сәхәбәләренә Аллаһтан гафу сорауның төрле үрнәкләрен өйрәтте. Шулардан «Сәйидүл-истигъфар» догасы: «Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт. Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми».
Кем дә кем бу сүзләрне инанган хәлендә көндез әйтсә һәм кич җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак. Ә кем дә кем аны инанган хәлендә төнлә әйтсә һәм иртә җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак.

– Аллаһ бөтен гөнаһларны да гафу итәме?
– Гафу итә, әгәр дә кеше шул гөнаһтан туктап, Аннан гафу сораса. Әгәр дә кеше нәфес теләгенә бирелеп, берәр гөнаһ эшләсә, шул ук вакытта истигъфар кылырга тиеш.

– Аллаһ барыбер кичерә ул дип, кеше гөнаһ эшләүдән туктамаска да мөмкин бит?
– Әгәр дә кеше гөнаһ кылуына үкенмичә, гөнаһтан туктамаса, Аллаһ мине гафу итәр, дип йөрсә, бу үзе гөнаһ була. Чөнки ул гамәл кылмыйча Аллаһның рәхмәтенә өметләнә һәм үзен Аның газабыннан имин булдым дип уйлый. Ә бу – туры юлдан адашкан һәм җәннәттән мәхрүм калган кешеләрнең сыйфаты.

– Тәүбә кылганчы, гөнаһны эшләмәвең хәерлерәктер, бәлки?
– Әлбәттә, ләкин адәм баласы бу дөньяда гөнаһтан азат түгел. Һәр кеше нинди дә булса гөнаһ кыла. Гөнаһ бит ул кеше үтерү, урлау-талау, исерткеч эчемлек, наркотик куллану гына түгел. Гөнаһка шулай ук гайбәт сөйләү, сүз йөртү, кеше арасын бозу, көнләшү, тәкәбберләнү, намаз укымау, ураза тотмау да керә. Шуңа күрә гөнаһ кылучы тәүбә кылырга, ә гөнаһ эшләмәүче кеше үзенең изге гамәлләренә гаҗәпләнмәскә тиеш. Элекке вакытта гөнаһлар кылып соңыннан ихластан тәүбә итүче кешеләр яхшы гамәлләр кылып үз-үзенә гаҗәпләнеп йөрүче кешеләргә караганда Аллаһка күпкә якынрак.

– Тәүбә намазы бармы? Аны ничек укырга?
– Тәүбә намазы – берәр гөнаһ кылганнан соң укыла торган нәфел намаз. Ул гадәти ике рәкәгатьтән торган намаз кебек укыла. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Кем дә кем берәр гөнаһ кылгач, тәһарәт алса, соңыннан ике рәкәгать намаз укыса һәм Аллаһтан гөнаһын кичерүне сораса, Аллаһ аны гафу итәчәк», – диде.

– Хаҗга барган кешенең бөтен гөнаһы да кичерелә икән…
– Кем дә кем хаҗ кылганда начар сүзләр әйтмәсә һәм гөнаһлар кылмаса, ул әнисе тудырган гөнаһсыз сабый бала кебек кайтыр, ди. Күпчелек галимнәр әйтүенчә, хаҗ кылу кечкенә гөнаһларны юкка чыгара. Ә зур гөнаһлар гафу ителсен өчен тәүбә кылу шарт булып тора. Ләкин кайбер галимнәр шушы хәдисләрнең тышкы мәгънәсенә карап, хаҗ кылу бөтен гөнаһларның да гафу ителүенә сәбәп булып тора, ди. Аллаһы Тәгалә яхшырак белә!

 

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү