Роспечать һәм Россвязь оешмалары эшләрен Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырдылар

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) хокукый варисы итеп Цифрлы үсеш министрлыгын билгеләделәр. Россия Президенты Владимир Путин бу ике оешманың эшен туктату турында указны имзалады, дип яза РИА Новости.

Агентлыкларның функцияләре, шулай ук суд карарларын үтәүдән соң барлыкка килгән йөкләмәләр Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырылачак.

Президент сайтында чыккан документта әйтелгәнчә, бу карар федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен һәм дәүләт эшчеләренең санын оптимизацияләү, шулай ук элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү өчен кабул ителгән.


Фикер өстәү