«Ватаным Татарстан» «Белем җәүһәрләре-2020» бәйгесендә икеләтә җиңү яулады

Бүген «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Белем җәүһәрләре-2020» XI Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе һәм «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.


«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә 34 җиңүчегә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Ватаным Татарстан» «»В контакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме» һәм «Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинацияләрендә икенче урынны яулады. Интернет бәйгенең тавыш бирү этабында безнең өчен тавыш биргән укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Ә быелгы Гран-прига читтәге милләттәшләребез — «Самар татарлары» порталы лаек дип табылды. Әлеге порталны Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, проектның авторы һәм баш мөхәррир Римма Нуретдинова гамәлгә куйган.


Фикер өстәү