Ничек яшисең, Татарстан?

Росстат илдә сәнәгать җитештерүенең кискен түбәнәюен әйтә. Без пандемия кризисы дип атарга күнеккән түнтәрелеш дөньяның бер илен дә аямый. Европада икътисади хәл бик нык начарайды; Франция, Германия, Италия икътисадлары түбәнгә очу халәтендә, диләр белгечләр.

Үсеш процентлары күрсәткән Кытайда да хәлләр яхшы түгел. Анда дәүләт компанияләре бер-бер артлы дефолт игълан итәләр. Гомуми фонда Татарстан икътисады да түбәнәя икән, гаҗәпләнергә кирәкми, билгеле. Әмма кайсы өлкәләрдә хәл катлаулы, кайсы тармаклар үзен яхшы хис итә икәнен ачыклау хәерле. Газета хәбәрчесе республика икътисадындагы һава торышын күзәтү белән мәшгуль булды.

Үзсалым системасы һәм финанс-кредит сәясәте алып бара алмау Татарстанга зур кыенлыклар тудыра. Кризистан исән-имин чыгу өчен менә шушы ике өлкәне дөрес итеп көйләргә кирәк: салымнарны оптимальләштерергә, процентлардан баш тартырга. Ләкин хәзерге шартларда болар мөмкин түгел. Бары тик идарә итү осталыгы һәм аек акылга таянып кына югалтуларны минимальләштерергә була.

Быелның беренче 9 аенда Татарстан сәнәгать индексын 97,7 процентка кадәр түбәнәйткән. Чагыштырыйк: Тыва Республикасында бу күрсәткеч 61,5 процент кына, Севастопольдә 85,1. Шул ук вакытта сәнәгать индексын 130,7 процентка кадәр чөйгән Төньяк Осетия дә бар. Мәскәү шәһәрендә дә бу сан 103,3 процент тәшкил итә. Шулай да бер нәрсәне ассызыклыйк әле: сәнәгать индексы, бердән тиз үзгәрә торган күрсәткеч, икенчедән, ул төбәкнең икътисади хәле турында бик аз мәгълүмат бирә. Шуңа күрә без объективрак күрсәткечне алыйк. Җан башына күпме товар җитештерелгән, күпме эш башкарылган, күпме түләүле хезмәт күрсәтелгәнен ачыклыйк. Сәнәгать индексын күккә чөйгән Төньяк Осетиядә бер кешегә туры килә торган бу сан 35,6 мең сумны тәшкил итә. Калмык Республикасында һәм Ингушетиядә бөтенләй эшләмәгәннәр диярлек: җан башына 10,7 мең сумлык эш башкарганнар. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе үз  хуҗалыгында гына да моннан берничә тапкыр күбрәк продукция җитештерә. Әлеге төбәкләрдә хезмәт хакы түләргә акча каян алалар, менә шунысы гаҗәп.

Татарстанда быелның тугыз аенда җан башына 495,4 мең сумлык товар җитештерелгән. Үткән елның шул чорында бу сан 539,2 мең сумга тигез булган. Югалтулар шактый гына икәнен күреп торабыз. Шулай да республиканың җан башына туры килә торган эчке тулай продукты әле һаман да күрше Ульян өлкәсенекенә караганда 2,93, Саратов өлкәсеннән – 3,06, Орлов өлкәсенекеннән 3,58 тапкыр артыграк. Бик начар эшләүче төбәкләр белән чагыштырып тормыйк, дистәләр белән эш итәргә туры киләчәк. Сәнәгать нык үскән төбәкләрдән саналган Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Санкт-Петербург җан башына җитештерү күләме буенча бездән күпкә калышалар. Соңгысы, мәсәлән, тугыз айда 331,5 мең сумлык кына эш башкарган.

Тормыш дәрәҗәсе буенча «иң-иң» булган мегаполис Мәскәү шәһәре җан башына 428,8 мең сумлык товар җитештергән. Татарстан күрсәткеченә ирешү өчен Мәскәүгә бик күп тырышасы бар әле. Әмма «Учительская газета» хәбәр итүенчә, федераль башкалада укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 116 мең сум икән. Менә карагыз әле: башкаланың җан башына айлык җитештергән продукциясе күпме дә, укытучының хезмәт хакы күпме? Татарстан күбрәк эшләп тә мөгаллимнәргә ул кадәр түли алмый бит. Мәскәү үз пенсионерларына шактый гына өстәмә пенсия дә тамыза. Җитештерүенә караганда, аның андый мөмкинлекләре бер дә булмаска тиеш бит инде. Хикмәт шундадыр ки, статистика төбәкнең үзендә җитештерелгәнне генә саный, ә Мәскәүгә салым табышы Себер нефте һәм газыннан да, башка төбәкләрнең металл һәм файдалы казылмаларыннан да мул тама. Шулкадәр мул тама: нефть чыккан төбәкләр «кара алтын» акчасыннан Мәскәү күргән кадәр игелекне үзләре күрә дә алмый әле.Җан башына җитештерелгән тулай продукт күрсәтә дә инде кемнең кемне ашатканын.

Тагын бер нәрсәне искәртик: Мәскәү 2019 елда да Татарстанның Ковид кризисыннан интеккән 2020 елы кадәр эш башкара алмаган. Үткән елның 9 аенда Мәскәү 493,5 мең сумлык кына товар җитештергән. Безнең республика быелгы авыр шартларда да моннан күбрәк эшләгән.

Татарстанның макроикътисад күрсәткечләренә күз ташлыйк әле. Авыл хуҗалыгы продукциясе җиештерү бездә үткән елгының 105 процентына тигез. 2019 елда да авыл уңышлы эшләгәнен искә алсак, бик зур күрсәткеч бу. 200 миллиардтан артыграк сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Тагын чагыштырырга туры килә инде. Җирләре безнекеннән байтак күбрәк булган, халык саны буенча да бездән өстенрәк, бер табигать шартларында яшәүче күрше Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясе шул ук чорда 134 360,5 миллион сумлык кына җитештерелгән, ягъни безнекенә караганда 1,49 тапкыр кимрәк. Кемнең ничек эшләгәнен күрсәтә дә бирә инде бу саннар.

Ваклап сату сәүдәсендә акча әйләнеше дә кемнең ничек эшләвен һәм яшәвен тасвирлый. Татарстанда бу сан 660 миллиард сум тирәсе, Башкортстанда 616,  Мари Илендә 64,5 миллиард сум тирәсе. Бездәгедән ун тапкырдан да кимрәк.

Торак йортлар төзеп тапшыру Татарстанда үткән елгының 116 проценты кадәр. 2019да да төзелеш темплары югары иде, быелгы алгарыш күз алдында. Автотранспорт белән йөк ташу күләме 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 214,7 процент. Димәк, безнең автотранспортчылар йоклап ятмаган, чит төбәкләргә дә чыгып эшләгәннәр дигәнне аңлата бу сан. Эшләп күрсәткәннәр, кыскасы. Кризис дип борын салындырып утырмаганнар.

Бездәге сәнәгать җитештерүе түбәнәюенең объектив сәбәпләре бар. Нефть чыгаруны халыкара килешүләр нигезендә киметергә туры килде. Нишләтәсең, глобаль икътисад аксавы безнең тезгә шулай китереп суга. Нефть һәм газ чыгару шуңа күрә үткән елгының 89,1 проценты кадәр генә. Ә менә эшкәртү сәнәгатендә индекс 104,3 процентка тигез, күтәрелеш ягъни. Бүгенге Кытай да бу нәтиҗәгә ирешә алмый әле. Азык-төлек җитештерү индексы 115,3 процент. Дарулар һәм медицина кирәк-ярагы, резин һәм пластмасс эшләнмәләр, электр җиһазлары җитештерү зур адымнар ясаган. Мебель җитештерү үткән елның 70,4 проценты гына калган. Күрәсең, ихтыяҗ кимегән. Автотранспорт җиһазлары ясау бик нык түбәнәйгән. Энергетик куәтләр аз таләп ителгән. Электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү күрсәткечләре 2019 елның 84 проценты кадәр генә калган. Монда климат үзгәрешләре, елның җылы килүе үз сүзен әйткәндер. Җылыда өйгә ягып утырып булмый бит инде. Югыйсәкуәтләр җитәрлек, кимү булмас иде.

Тагын бер күңелсез сан бар. Рәсми рәвештә 76,8 мең кеше эшсез буларак теркәлгән. Бу узган елгыдан җиде тапкырдан да күбрәк. Пандемия, өйләргә бикләнеп яшәргә мәҗбүр булу китереп чыгарган сан монысы. Шулай да Татарстан зур потенциалга ия төбәк. Башка төбәкләр белән чагыштырганда бик ачык күренә бу. Үз-үзеңнән канәгать булырга ярамый, әлбәттә. Алда тагын да көчлерәк сынаулар көтә.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү