Алмаз Хәмзин: «Сүзнең егәре бетте»

Җәмгыятьнең хәленә төгәл бәяне сатира жанрында иҗатитүче бирә алыр кебек. Бездә юмор ни хәлдә? Әнә шулхакта  язучы һәм юморист Алмаз Хәмзин белән сөйләштек.

Алмаз абый, татарны гомер-гомергә җор телле дип әйтәбез. Әлеге сәләтне югалтып бетермәдекме икән?

Җор теллелекне генәме икән?! Сүзне дөрес куллану, көчен һәм мәгънәсен аңлау да бетеп бармыймы дип тәуйланам. Элек алай түгел иде. Хәтерлим: Сабан туе үткәргән вакыта кайбер җитәкчеләр, микрофонга кешене якын китермә, ул пистолет кына түгел, дип кисәттеләр. Чыннан да, ул заманнарда сүзнең көче зур иде. Хәзерсүзнең егәре бетте. Социализм  төзегән вакытта дәүләтнең идеологиясе булды. Ул исә тәрбиягә дә, сәясәткә дә тәэсиритә. Совет идеологиясен күпме генә сүксәләр дә, аның җәмгыять үсешенә уңай йогынты ясавына әһәмият бирми булмый. Ул чакта безнең кумирлар бар иде. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Белинский, Тукайлар, ТакташларАлар җәмгыятьнең хәле турында ачыктан-ачык язганнар. Бөек шәхесләр шулай булырга тиеш тә. Иң гыйбрәтлесе: болар барысы да сөрген аша узган кешеләр. Ни өчен аларны искә алам соң? Аңлатып үтәм. Менә хәзер капиталистик җәмгыять төзеделәр. Бу җәмгыятьтә син шулар кебек язып кара әле!.. Туксанынчы елларда сәхнәдән  җәмгыятебезнең тискәре яклары турында сөйли идек. Шундый чыгышларның берсеннән соң, сәхнә артына кереп, янап чыкканнары да булды. Әмма без бит халык беләнаралашучы, тәрбияләүче, аларның хис-кичерешләрен уртаклашучы да әле. Мин инде сүз кадерен белүчеләр бетә, алмаш тәрбияләнми дип төшенкенлеккә дә бирелгән идем. Бу җәһәттән, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Татар сүзе» дигән конкурс оештырып, бик дөрес эшли. Ләкин соңга калмадымы икән инде?.. Әмма«беркайчан да соң түгел» дигән гыйбарә бар бит әле.  

Иҗат гөрлиме, Алмаз абый?

Андый сорау бирү бик үк урынлы булмасТөшенкелек белән иҗат итәм. Язганнарның күбесен бастырып булмый. Ләкин тынычланыр өчен булса да, язарга кирәк. Чөнки әдип үз бурычына хыянәт итә алмый.

Сәяси сатира исәнме әле ул?  Эчтәлекле юмор кичәләре үткәреләме?

– Юмор кичәләре бар. «Чаян»да әлеге юмор кичәләрен баетырлык бик күп материал басыла. Ләкин мәзәкчеләрнең берсе дә «Чаян»ны укымый. Гаеп итмәсеннәр, күп кенә җырчыларның фатирларында китап киштәләре дә юк. Бубик уйландыра торган күренеш.

Шуңа күрә чыгышлар анекдот сөйләүгә кайтыпкаламы?

Шулай шул. Я булмаса, чит илдән кергән гадәтләрне кабатлауга, кылануга кайтып кала. Ә бит сәхнәгә чыгасыңикән, син гыйбрәтле сүз сөйләргә тиеш. Юмор ул бикүтемле алым. Тукайның сатирасын, Такташ, Җәлил, гомумән, классикларыбызның мирасын югалтырга ярамыйбит инде.

«Татар сүзе» сәнгатьтә үз урынын табармы икән? Чөнки сәхнә күптән бизнес урынына әйләнде.

Үз урынын табачак. Чөнки ул барыннан да бигрәк халыкка кирәк. Менә мин һәрвакыт халык арасында булырга яратам. Пандемиягә кадәр авылларда очрашуларда йөрдем, басылмаган сатирик әсәрләремне укыдым. Ике сәгать буе концерт алып барам, шигырьләремне, юморескаларымны сөйлимторып басып кул чабалар. Дөрес, Илдус Әхмәтҗанов, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләйкебек үк булдырып булмый. Алар классикларыбызны шул кадәр оста итеп сөйлиләр, сокланырлык. Әйе, бумәшһүрләр күп мәртәбә укылган әсәрләр белән эшлиләр. Әлеге очракта без аларның уку осталыгына кул чабабыз. Беткәнмени җәмгыятьне тасвирлау ысуллары, диярсең. Хәзерге чорда сәхнәдә кулланырлык әсәрләр юк. Ни өченюк? Безнең бит халык шагыйрьләре, халык язучылары бар. Ләкин аларның күпчелеге иҗат итми, бары тик яңатышлыкта элекке әсәрләрен китап итеп чыгару белән шөгыльләнә. Мин аларны аңлыйм. Чөнки яшәргә җай, чимал, акча кирәк. Әдипкә бирелә торган гонорар күләме адәм көлкесеАлар ничек яшәргә тиеш?

Әдәби премияләр матди ярдәм  кебек биреләме?

Анысын кем булдыра ала, шуңа бирәләр

Тукай, Муса Җәлил, Саҗидә Сөләйманова  һәм башка исемдәге премияләр бар.

Ул премияләргә яшәп була дип уйламыйм. Бер тапкыр күпмедер мең сум алу синең калган гомереңне тәэминитәргә җитәме соң? Әдәбият өлкәсендә хәл бик авыр. Һәмачуны да китерә. Ул кулдан каләмне сугып төшерә, язган дөреслегеңне  ертып ыргыттыра.

Берзаман матбугат турында усал шигырь язган идегез. Журналистикада нәрсә ачуыгызны китерә?

Хәзер кыю журналистика  юк дигән фикердә торам. Ул шигырь ниндидер дулкынлану тудырды, ләкин шәхсәнүземә килеп, фикер әйтүче булмады. Чөнки мин исем атамыйм, конкрет кешегә бәрелмим. Бары тик җәмгыятьтәге проблемага игътибарны юнәлтәм, шуны тәнкыйтьлим, шулай булмасын иде, дип ачынам. Мин беркайчан да кирегә сукаламадым. Бары тик үзебезнең илебезне алдынгы, бәхетле, бай итеп күрәсе килүдән яздым. Аерым бер кешенең бай булуын түгел, ил тормышының бәрәкәтле булуын телим.

Нәрсә ачуны чыгара, дисеңҮземнең күпме хезмәт хакы алганымны кешеләргә әйтмим. Әйтсәм, йә еларсызБезнең кебекләр бик күп. Төшенкелек белән иҗат итәмдигәнне аңладыңмы инде?

Татар сәхнәсендә юмористлар бармы?

Юк дисәм, үпкәлиләр инде. Алып баручыларыбызның да бит кайберләре үзләренең нинди алып баручы булуларын белмиләр. Аның өчен тәҗрибә кирәк. Мунча артында үскән бәрәңге сабагы ямь-яшел һәм озын була, әмма астында бәрәңгесе булмый. Менә шундый хәл бездә.

Җәвит Шакиров, Данир Сабиров, Рамил Шәрәповларалайса кемнәр булып чыга?

– Кеше көлдерүчеләр. Алар бит үзләре бернәрсә дә язмыйлар. Халык: «Шушындыйдыр инде безнең эстрада, без аңламыйбыз гынадыр»,– дип утыра. Оятсыз сүзәйтелсә, гөрләтеп кул чабалар. Маймыллансалар, күзләреннән яшьләр атылып чыкканчы көләләр. Андый кичәләргә кайчак мине дә чакыралар. Барасым килми, әмма барам һәм сатира сөйлим. Беләм, кул чапмаячаклар. Әйе, кул чапмыйлар, соңыннан сәхнә артына килеп, кулны кысып китәләр. Ярый әле син бар, диләр. Менә монда биктирән мәгънә ята.

Бүген сәхнәдә нәрсә җитми?

Бүгенге тормыш, хәзерге проблемалар турында җитдиәсәрләр юк. Режиссерлар да элеккеге әсәрләргә генә алына. Шуңа күрә сәхнәдән «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл»төшми. Аларда кыю сүз, һәм иң мөһимеалар вакыт сынавын үткән. Бәлкем хәзер дә бөек әсәрләр языладыр. Әмма сәхнәгә куючылар андыйларга алына алмыйлар. Чөнки алар классика түгел, андагы кыю сүз  өчен«эләгергә» мөмкин.

Бастырмыйлар, барыбер язам дисез, аларны китап итеп чыгарырга ниятләмисезме? Хәзер бит акчаң булса, цензура юк.

Ләкин минем акчам да юк бит әле. Китап нәшрияты план буенча эшли. Минем ишеләр чиратта  бик күп. Язылган пьесаларым да байтак, шигырьләр, публицистика да бар. Элегрәк бер юмор китабы басылды һәм бик тиз таралып та бетте. Җырлар язам. Әйбәт килеп чыга да, беркемгә дәбирмим. Әйбәт булгач, кызганыч булып китә. Үземҗырлыйм. Җырларыңны синең кебек башкарып булмыйдип тә әйтәләр. Монысы өчен рәхмәт.  Алай да, «Яңа татар җыры» конкурсына Марсель Галиев сүзләренә «Яле, Казан» җырын бирдем. Рөстәм Насыйбуллин шул кадәр үтемле башкарды, бик канәгать калдым. Марсель Галиевнең күргәзмәсе ачылганда, үзем җырладым. Сүзләре язылган кәгазьне Фәндәс ага Сафиуллин тотып торды. Соңгы куплетка үзе дә кушылды, шул вакытта күземнән яшьләр чыкты. Менә ул сүзнең әһәмияте! Әнә шул әһәмиятне бала күңеленә сеңдерәсе килеп, мәктәпләргәйөрим. Ун елда 1200 мәктәптә булганмын. Алар үстеләрһәм минем укучым, тамашачым булдылар. Ә безгә,очрашуларга йөрмисез, дип әйтәләр.

Эшеңне күрсәтүнең бер юлы – интернет, Инстаграмсәхифәсе. Сез интернетта активмы?

Инстаграмга теркәлдем мин. Казандагы һәйкәлләр янында шигырьләр дә сөйләп төштем. Кулланучылар бар, вакчыллык та күп. Инстаграмда чама белергә кирәк дигән фикергә килдем. Иҗатчылар башта үзләрен күрсәтергә тырышалар, хәзер дәррәү әйбер сата башладылар. Күңел болганыр дәрәҗәдә хәтта

ӘңгәмәдәшГөлинә Гыймадова


Фикер өстәү