Салкында өйдәге җылылыкны ничек сакларга?

Соңгы елларда җылы һава торышына бик нык ияләшкәнгәме, температура бераз гына «минус»ка төшүгә үк урамда аномаль суык кебек була башлый. Өстәвенә синоптиклар, быел кышын узган елдагыдан күпкә салкынрак булачак, дип тә куркыткалый. Шулай икән, өйләрдә җылылыкны ничек сакларга, суыкта өйдә утырып ничек туңмаска? Моның гади генә нинди хәйләләре бар?
• Җылылык батареясы артындагы стенага алюминий фольга ябыштырып куелган очракта, фольга радиаторның җылылык нурланышын чагылдыруы нәтиҗәсендә, бүлмә әйбәтрәк җылына.
• Урамга караган, ягъни ышыкланмаган диварга келәм элеп куюның бүлмәне җылырак тотуын беләбез. Ә менә келәм астына гофрлы кәгазь катламы яки поролон урнаштырылганда, дивар аша зәмһәрир суыклар да үтеп кермәячәк.
• Полиэтилен пленка – идән өчен менә дигән «җылыткыч». Аны газеталар арасына урнаштырып, кайнар үтүк белән үтүкләргә һәм идәндәге палас (келәм) астына салып куярга кирәк. Болай эшләгәндә, идән һәрвакыт җылы торачак.
• Җылылык батареясын мебель яки матурлык өчен уйлап табылган төрле кысалар, пәрдәләр белән капламаска. Юкса бүлмәдә җылылык алышыну начарланачак.

Сүз уңаеннан
Театр кием шкафыннан башлана, дигәндәй, шәхси йорт ишектән башлана. Эчлеге минераль мамыктан торган ишек җылыны яхшы саклый торган иң әйбәт ишек санала. Шунысы бар: ишекнең өслеге генә түгел, бәлки әле кысасы да шул минераль мамык тутырып эшләнелгән булырга тиеш.

 

Фото: ukrainiawaii.com


Фикер өстәү