Балалар бәйрәмсез калмасмы?

Сеулда – өченче дулкын, Россиядә яңа антирекорд, Татарстанда бушлай дарулар тараталар. Дөньяда, илдә, Татарстанда коронавируска бәйле нинди яңалыклар бар?

Татарстанда

Гадәттәгечә, атнага йомгак ясап, коронавируслы вазгыятькә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бәя бирде.
Соңгы тәүлек эчендә (20 ноябрьгә караган мәгълүмат буенча) Татарстанда коронавирусның 67 очрагы расланды. 55 кеше чирдән дәваланган. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавируслы 9 556 очрак теркәлгән.
Роспотребнадзор белгечләре Татарстандагы югары уку йортларында коронавирус таралуын булдырмас өчен тәкъдим ителгән саклану чаралары үтәлешенә бәйле тикшерүләр башлап җибәрде. Любовь Авдонина әйтүенчә, кагыйдәләрне санга сукмаган вузлар да бар.
– Роспотребнадзор вәкилләре 11 югары уку йортын һәм 4 филиалны тикшерде. Биш вузда кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Әлегә исемнәрен әйтмибез, бу уку йортларына икенче мөмкинлек бирәбез, – диде ул. – Аларда антисептиклар булмау һәм бина эченә кергәндә тикшерүләр уздырылмау очраклары бар. Студентлар да таләпләрне санга сукмый. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында да тикшерүләр бара.
Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнармы? Любовь Авдонина балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдәге Яңа ел тамашаларын үткәрү-үткәрмәүгә кагылышлы сорауга җавап бирде.
– Төгәл карар декабрьдә генә кабул ителәчәк. Профилактика чаралары үзгәрми, асылда, без яңа өстәмәләр кертмибез. Битлек кию, социаль дистанция саклау кагыйдәләре кала. Бу йә төркемнәрдә, йә сыйныфларда уза торган чаралар булсын иде, җәелеп китеп чыршы бәйрәмнәре оештырырга киңәш итмибез. Әйткәнемчә, декабрь азагына таба барысы да билгеле булачак. Узармы андый чаралар, узган очракта да, нинди форматта булыр ул, әйлән-бәйлән оештырырга ярармы – ачыкланыр, – диде ул. – Шулай ук чаралар үткәргәндә читтән артистлар чакырырга, аниматорлар дәшәргә дә киңәш итмибез.
500дән артык кеше коронавирустан дәвалану өчен бушлай дарулар алган. Владимир Жаворонков әйтүенчә, Казан буенча – 103, республика буенча – 455 пациент шушы мөмкинлектән файдаланган. Министр урынбасары медицина хезмәткәрләренә, әлеге эштә катнашкан волонтерларга, «Таттехмедфарм»га рәхмәтен җиткерде.

Дөньяда һәм Россиядә
Коронавирусның икенче дулкыны белән көрәшкән мәлдә, Корея Республикасында аның өченчесе башланган инде. Бу хакта җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Юн Тхэ Хо журналистлар белән очрашу вакытында белдергән. Шуңа бәйле рәвештә ил катгый чаралар күрергә ниятли. Биредә бер тәүлек эчендә авыручылар саны 363кә җиткән.
17 секунд саен – 1 кеше. Европада коронавирустан үлүчеләр саны шушы куркыныч саннарга туры килә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы башлыгы Ханс Клюге әйткән. Белгеч эпидемиологик вазгыятькә бәйле борчылуын белдерде һәм Европа илләрендә үлүчеләр санының 18 процентка артуын искәртте. Бер атна эчендә инфекциядән 29 мең авыру вафат булган.
Россиядәге яңалыкларга килгәндә, узган тәүлектә илдә чираттагы антирекорд куелды. Коронавирус йоктыручылар күрсәткече 24 318гә җитте. 461 кеше әлеге чирдән үлгән. Пандемия башыннан коронавирустан 35 меңнән артык кеше вафат булган.
Россия Хөкүмәте төбәкләргә коронавирус аркасында югалтуларны компенсацияләү өчен тагын 80 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Бу акчаны 39 төбәк алачак.
Җиңү якыная. Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавируска бәйле вазгыятькә шундый бәя бирде. Аның сүзләренчә, диагностика һәм табиблардан вакытлы ярдәм алу чир таралуны киметүдә иң мөһиме булып тора.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://zen.yandex.ru/media/id/


Фикер өстәү