Бу атнада мәгълүмат чаралары Россия субъектларында моңарчы эшләп килгән төбәк Конституцион судларының ике елдан бетереләчәге турында белдерү таратты. Федераль канунга кертеләсе төзәтмәләр нигезендә, ил составындагы 22 республиканың 13ендә булган әлеге органнар, өлкә, крайлардагы Устав судлары белән бергә, 2023 елның 1 гыйнварына тикле яшәүдән туктарга тиеш.
Чирек гасыр буе югары властька яраган, эшләп килгән республика Конституцион мәхкәмәләре ник юкка чыгарыла соң? Аңлатма шундый: имеш, Россия Төп законының 2020 елгы яңа редакциясе буенча төбәкләрдә андый органнар каралмаган. Ягъни, бу елдан башлап алар – законнан тыш.
РФ Конституциясенең өч пункттан торган 118 маддәсенә бакканда, анда 1 һәм 2 пунктның үзгәрешсез калганлыгын күрергә мөмкин. Ә менә 3 пунктка бер җөмлә өстәлгән: «Россия суд системасын РФ Конституцион суды, РФ Югары суды, гомуми юрисдикциядәге федераль, арбитраж мәхкәмәләр, дөньяви судьялар тәшкил итә». Имеш, нәкъ менә шушы исемлектә субъектларның Конституцион һәм Устав судлары күрсәтелмәү сәбәпле, алар якын арада гамәлдән чыгарылырга тиеш икән…
Бу ни дигән сүз? Үзәк федерализм принципларыннан чигенүдә чираттагы адымын атлап маташа – вакыйгага төбәкләр, республикалар күзлегеннән караганда, хәлне бары шулай гына бәяләп буладыр. Һәм бу эштә бик тә теләп ике яклы стандартлар кулланыла. Де-юре, ягъни юридик яктан – шул ук Төп закон, аның преамбуласы, беренче бүлеге, андагы хәтсез маддәләр буенча без – кырт иткән, бар яктан да үрнәк федераль дәүләт. Ә де-факто, чынлыкта… Чынлыкта ел саен диярлек илне унитарлык рельсларына күчерүче яңа гамәлләр кылына. Гүяки кемдер перспектив план төзеп куйган да пунктлап шуны үтәп килә. Аерым чыганаклар андый планның чыннан да барлыгын, унитарлыкка күчү буенча Үзәктә тулы институтлар эшләвен билгели. Эзлекле гамәлләрдән, федерализмга юнәлтелгән һәрбер һөҗүмнән соң ышанмый кара инде син аларга.
Милли төбәкләрне дәүләтчелек билгеләреннән арындыруда Россия инде берничә этап үтте. Башта тәңгәлләштерәбез, дип Төп законнарны ботарладылар, аннан соң Үзәк белән төзелгән ике яклы Килешүләр юкка чыгарылды, бераздан азчылык халыклар милли мәгарифсез калды. Татар теләгән имляны тыю, «президент» атамасына каныгу, бер милләтне генә «государствообразующий» дип игълан итү кебек «вак-төяк»не санап та тормыйм. Чират шулай итеп бүген Конституцион мәхкәмәгә дә килеп җиткән.
Төбәк Конституцион мәхкәмәләре – Үзәк белән теге яки бу республика арасындагы сәяси, хокукый мәсьәләләрне көйләүче, багланышларның законлылыгын тәэмин итүче, һәм инде килеп, төбәк кануннарының төбәк Төп законына тәңгәллеген контрольдә тотучы орган. Бер үк вакытта Конституцион мәхкәмә – Төп законны саклаучы, аның үтәлешен күз уңында тоту гына түгел, аңа кизәнүләрне булдырмаучы хокук сакчысы да. Димәк яңадан, ике елдан, республика Конституцияләре саксыз, яклаучысыз калачак түгелме? Бу бер нәрсәне аңлата: аларга девальвация – өлкә, губернияләрдәге Уставка әйләнү куркынычы янамасмы? Ә инде синең Төп законың юк икән, республикаң – чикләнгән булса да, дәүләтчелегең дә юк дигән сүз. Дәүләтчелек институтлары булмаган субъект дәүләт санала алмый…
Бүген Россиядәге вазгыять бар яклап та катлаулы. Ил икътисады пандемия һәм дә «кара алтын»га бәяләр төшү сәбәпле генә түгел, тышкы сәясәттәге хаталар, үзәкләштерү, вертикаль багланышлар, авторитарлык китергән матавыклар аркасында да авыр чор кичерә. Мондый вакытта эчке сәясәткә кереп китеп, анда үзәкләштерүне ныгыта, азчылыкларның хокукларын чикли торган чираттагы адымга баруны аңлау үтә дә кыен. Гүяки илдә, дәүләттә башка бер проблема да калмаган. Территориясе буенча галәмәт зур, күпмилләтле ил дә унитар калыпларда яши аладыр, бәлки. Тик ул бервакытта да алдынгы, тормыш сыйфаты югары булган илләр рәтенә чыкмаячак. Зур биләмәле, вертикальле һәм дә мин-минлекле илнең федерация булып яшәмәгән очракта киләчәге бер – империя. Геосәясәткә баткан, күрше-тирә белән генә түгел, ярты дөнья белән даими ызгышта торган реликт дәүләт.
Шул ук АКШ белән Германия, башкалар да унитар форматта яши алыр иде. Тик алар федерация булып яшәүнең үсеш, алгарыш дигәндә иң дөрес юл икәнен аңлый, белә. Ә империяләрнең гомере кыска. Үткән ХХ гасырда гына без яшәгән шушы тарафларда ике империя юкка чыкты: 1917 елда – Россия империясе, 1991 елда – Советлар Союзы. Шуны онытып, без бүген империянең өченчесен төзеп ятабыз түгелме? Ике яклы стандартлар идарә иткән СССР республикалардан торды, тик чын федерация була алмады. Украина, Казахстан, Литва белән Эстония, башкалар да Мәскәүдән идарә ителде. Автономияле саналган республикалар турында әйткән дә юк. Кремльдәге кабинеттан торып Кавказ кешесе кайсы сорт виноград игәргә, Удмуртиядәге завод нинди озынлыктагы кадак ясарга тиешлекне билгеләү икътисади гына түгел, сәяси мантыйкка да сыймый бит.
Яңадан санаулы гомере калган республика Конституцион судларына кайтыйк. Халык теләгән, Татарстан очрагында төп маддәләре референдум аша расланган Төп закон төзәтелеп, төбәкләрнең хокуклары кысылган чорда, хокук нормалары, эчке сәясәт, аны тормышка ашыру регион, республикалардан тормаганда, Конституцион мәхкәмә, әлбәттә, үзенең беренчел бурычларын үти алмый, билгеләнешен күпмедер җуя, вазыйфаларыннан мәхрүм ителә. Андый органга ихтыяҗ кими. Чын федератив мөнәсәбәтләр булмаганда андый суд зәгыйфь институтка әйләнә. Тик ул орган гынамы? Чын федерация булмаганда, ирек-хөрлек җитешмәгәндә, хакимият персональләшкәндә башка төр судлар, төрле дәрәҗәдәге парламентлар, хәтта сайлаулар системасы да зәгыйфьләнә, бутафорлаша, йокыга китә. Институтларны берәмләп бетергәнче, киресенчә, аларны «уятырга», көчле, нык итәргә кирәктер дә бит. Җимерү һәр очракта да җиңел, ә менә төзү, булдыру һәрдаим авыр.
Иманым камил, барыбер бераздан Россиядә, инде өченче тапкыр, империя стандартларыннан арынасы, унитарлыктан баш тартасы, федераль дәүләтнең бөтен атрибутларын кире кайтарасы булачак. Шул исәптән тарихка озатылган Шартнамә-килешүләрне, республикалар мәнфәгатьләрен кайгырткан, алар дәүләтчелеген раслаган чын Конституцияләр белән Конституцион мәхкәмәләрне дә. Федерализмсыз Россиянең киләчәге юк.
Наил Шәрифуллин