17 яшьлек кызны инде бер атна таба алмыйлар

Яшел Үзәндә инде бер атнага якын 17 яшьлек кызны эзлиләр. Кызның әнисе Ирина сүзләренчә, соңгы тапкыр ул аның белән шимбә көнне, 14 ноябрьдә, кич белән сөйләшкән.

«Шимбә көнне без Эвелина белән әрләштек – кызым XI сыйныфта укый. Быел аның соңгы елы, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы бар. Аның мәктәпкә бармавын белеп алдым. Шуннан соң низаг купты һәм кызым өйдән чыгып китте дә кунарга кайтмады», — дип сөйләде Ирина.

Ул икенче көнне дә өенә кайтмаган. Әнисе Эвелинаның барлык дуслары һәм танышларына шалтыраткан, полицейскийларга һәм волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, кызның шимбәдән якшәмбегә каршы төндә кайда кунуы ачыкланган. Әмма шуннан соң аның кая китүе билгеле түгел – дуслары Эвелинаның кайда икәнен белмәвен әйтә.

Бүгенге көндә аның телефоны сүндерелгән, ул социаль челтәрләргә дә керми. Эвелинаның башка шәһәрдә яшәүче әтисе дә кызының кайда икәнлеген белми.

Кызның буе — 173 сантиметр, тән төзелеше уртача, чәче – җирән, күзләре соры төстә. Югалган көнне соры төстәге пәлтә, зәңгәр чалбар, ачык яшел төстәге ботинка кигән, муенына буй-буй шарф ураган булган.

Кызның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 112 яки 02 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.


Фикер өстәү