Россия тәүлегенә COVID-19 йоктыручылар саны буенча рекордны яңартты

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 24 822 кешене ачыкладылар. Бу хакта эпидемиягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Бу илдә COVID-19 тарала башлаганнан бирле авыручыларның яңа максимумы. Вирус йоктырганнар саны буенча рекорд Россиядә инде берничә көн рәттән яңартыла. Эпидемия башыннан барлыгы 2,064 млн коронавирус йокытрган.

20 ноябрьдә коронавирус пациентларның тәүлеклек артуы беренче тапкыр 24 мең тамгасын узды. Моңа кадәр бер көн алдан авыручылар саны 23,6 мең булган.

Инфекцияләнгән кешеләрнең иң күбе Мәскәүдә — 7168 (башкала өчен бу шулай ук рекордлы сан). Санкт-Петербургта тәүлегенә 2476 очрак, Мәскәү өлкәсендә — 916.


Фикер өстәү