Ир-ат 6 яшьлек малайны үтергән

Саратов өлкәсендә яшәүче, өйдән чыгып киткәндә, танышыннан үги малайны карап торуынсораган. Ә кире кайткач, малайны үле килеш, тәненең һәм муенының пычак җәрәхәтләре белән тапкан.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, көндез, 20 ноябрьдә Энгельс шәһәренең шәхси йортында яшәүче 37 яшьлек ир-ат үзенең 47 яшьлек иптәшен 6 яшьлек үги малаен карарга калдырган, ә үзе чыгып киткән. 17 сәгать тирәсендә өйгә кайткач, ир-ат баланы аш бүлмәсендә үле килеш тапкан. Малайның тәнендә һәм муенында пычак яралары тапканнар.

Җинаять кылуда гаепләнү буенча үги атаның дусты тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.


Фикер өстәү