Үги ата инвалид малайны өченче кат балконыннан ыргыткан

Петербург кешесе өченче кат тәрәзәсеннән инвалид малайны ыргытуда гаепләнеп кулга алынды, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте.
«Гаепләнүче 20 ноябрь кичендә Дыбенко урамындагы фатирда психик авыруларга бәйле инвалидлыгы булган 13 яшьлек үги улын кулына алган һәм аны тәрәзә аша ыргыткан», — диелгән хәбәрдә.
Бала өченче кат биеклегеннән егылган. Бәхеткә, ул исән кала. Хәзер малайга медицина ярдәме күрсәтелә.

Фикер өстәү