17 яшьлек егет 14 яшьлек дус кызын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Мәскәүдә 17 яшьлек яшүсмер үзенең 14 яшьлек танышын үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Күпсанлы җәрәхәтләр белән кызның гәүдәсе җомга көнне, 20 ноябрьдә, Можайск шоссесындагы йорт фатирларының берсендә табылган, дип хәбәр итә «Москва» агентлыгы, Тикшерү комитетының шәһәр буенча Баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән.

«Кызның фатирында аңа пычак белән кадаган 17 яшьлек танышы булуы ачыкланган. Кылган җинаятьтән соң егет үз-үзенә кул сала «, — дип сөйләде Иванова.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аның тикшерүен РФ Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе башлыгы шәхсән үзе контрольдә тотачак.

Mash телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, яшүсмерләр очрашып йөргән. Фаҗига көнендә кыз дустын үз фатирына чакыра, анда алар арасында, әлегә билгеле булмаган сәбәп буенча, низаг килеп чыга. Mash версиясе буенча, башта үз-үзенә кул салган егетнең гәүдәсе табылган һәм шуннан соң берничә сәгатьтән соң гына фатирда үтерелгән кызны тапканнар.

 


Фикер өстәү