Путин милли валюталарның девальвациясе куркынычы турында белдерде

Милли валюталарның девальвациясе зур куркыныч тудыра. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин видеоконференция форматында уза торган G20 саммитындагы чыгышы барышында белдерде. Чараны трансляцияләүне RT YouTube-каналы алып бара.

Россия лидеры фискаль керемнәр кими дип аңлатты, шул ук вакытта икътисадка өстәмә ярдәм кирәклеге арта.

Чыгыш барышында Путин шулай ук дөнья өчен төп куркыныч әйберләрне атады. Аның фикеренчә, бу массакүләм эшсезлек һәм ярлылык үсеше. Россия Президенты билгеләп үткәнчә, 2020 елда кешелек дөньясы очрашкан проблемаларның масштабы тиңдәшсез. Ул пандемия эшләтеп җибәргән икътисади кризисны «Бөек депрессия» вакытлары белән чагыштырды.


Фикер өстәү