Синоптиклар Татарстанга суыклар килүе турында хәбәр итә

Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак.


Фикер өстәү