Киткәннәр кайтырмы: «акыллы баш»лар Мәскәү мәктәпләренә күченеп китә

Соңгы елларда төрле бәйгеләрдә җиңгән «акыллы баш»лар Мәскәү мәктәпләренә күченеп китә башлады

Элек студентларны кызыктырсалар, хәзер чират мәктәп укучыларына җитте. Татарстанның киләчәге булырлык егет-кызларны югылтмыйбызмы? «ВТ» хәбәрчесе укучылар һәм укытучылар белән шул сорауга җавап эзләде.

Жиңәм икән, монда калмаячакмын!

Фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан бары Мәскәү, Санкт-Петербург укучыларыннан гына калыша. Математика буенча узган XII халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы составында Казаннан Данил Сибгатуллин алтын медаль яулаган иде. Быелгы уку елыннан ул 11 нче сыйныфка Мәскәү мәктәбенә күченгән. Ул – Казанның 131 нче лицее укучысы. Данил бөтен фәннәрдән дә «5ле»гә генә укыган. 9 нчы сыйныфтан мөстәкыйль белем алу формасына күчкән. Егет 8 нче сыйныфтан бөтенроссия олимпиадаларында катнашып, үзеннән бер яшькә зуррак укучылар белән ярышкан.

Данил ни өчен Мәскәүгә күченгән? Бу хакта башкаланың 131 нче лицее директоры Әлфия Хәбибуллинадан сораштык.

– Мин олимпиада җиңүчеләренең читкә китүенә уңай карамыйм. Бу – мәктәп түгел, республика проблемасы. Төрле бәйгеләрдә җиңгән укучылар Мәскәүгә акчага кызыгып китә. Бер илдә яшәсәк тә, мөмкинлекләр төрлечә. Әйтик, Мәскәү олимпиада жиңүчеләренә миллион сум акча түләсә, республикада алай түгел, – ди Әлфия Блигвардовна. – Укучылар халыкара олимпиадада җиңсәң, күп акча түләнәчәген белеп тора. Шуңа күрә Россия бәйгеләрендә җиңүгә дәгъва кылучыларга анда яшәү отышлырак. Әлбәттә, мин балаларны акча белән узындыру яклы түгел, әмма яшьләр үз мөмкинлекләре чикләнгән булуын теләми. Алар хәзер дә китә, киләчәктә дә китәчәк. Данил алдан ук: «Әгәр халыкара бәйгедә отсам, Мәскәүгә китәм, дип әйтеп куйды. Отты да, күченеп тә китте. Аның кебек әйтүчеләр тагын бар әле. Быел бер укучы химиядән халыкара ярышта җиңәргә өметләнә. Соңгы елларда гына бездән Мәскәүгә биш укучы китте. Башка мәктәпләрдән дә китүчеләр бар. Шуңа күрә илдә кызыксындыру чаралары тигез булырга тиеш. Татарстанның моның өчен мөмкинлекләре бар дип уйлым.

КФУның Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцинадан да вазгыятьне белештек. «Безнекеләр беркая да китмиләр. Дәүләт олимпиада җиңүчеләренә болай да премия бирә бит», – диде ул.

Кире кайталармы?

Казандагы 2 нче лицей-интернатның физика укытучысы Илдар Шакиров фикеренчә, укучыларның акчага кызыгып китүе әйбәт нәрсә түгел.

– Мәскәү олимпиадаларда уңышка ирешкән балаларны төрле премияләр белән җәлеп итә. Катнашкан өчен дә, җиңүчеләргә дә саллы акча бирә. Безнекеләр арасында китүчеләр дә, шулай ук кире кайтучылар да булды. Әмма күпләп китү күренеше күзәтелми. Алар тату коллективны, бигрәк тә сыйныфташларын сагынып кайта. Моның өчен читкә китәргә кирәкми. Үзебездә дә Мәскәүдән ким булмаган югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – ди Илдар Шакиров.

Бөгелмә районы көчле мәктәпләре, яхшы укучылары белән дан тота. Аларга да мондый күренеш хас түгелме икән?

– Юк, бездә укучылар арасында андый нәрсә юк. Әмма бездә чыгарылыш укучыларының яртысы диярлек Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга керә. Мәктәп өчен моның әллә ни аермасы юк. Әлбәттә, республика өчен әйбәт түгел. Тик яшьләр монда бернинди начарлык та күрми. Алар өчен иң мөһиме – шартлар. Шунысы борчый: нибары 20 проценты гына кире республикага әйләнеп кайта, – ди 6 нчы мәктәп директоры Шәүкәт Суиндиков.

Студентлар ни уйлый?

Гүзәл Сәгыйтова – Балтач кызы. Мәктәптә укыганда ук ул экологиядән бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе һәм биологиядән илкүләм бәйге призеры булган иде. БДИдан югары баллар туплады. Ул бүген Мәскәү дәүләт медицина университетының икенче курсында белем ала.

– Мин теләгән табиб-тикшеренүче юнәлеше Татарстан вузларында юк. Китүемнең сәбәбе шул. Гомумән, Мәскәүдә фән ягыннан мөмкинлекләр күбрәк – лаборатория, фәнни җитәкче табу җиңелрәк. Конференцияләр ешрак уза, фәнни студентлар оешмалары яхшырак үсеш алган. Татарстанда ташламалар белән генә беркемне дә мәҗбүри тотып булмас. Татарстанга кире әйләнеп кайтуым турында әйтә алмыйм, – ди ул.

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Розалина Назарова Санкт-Петербург вузына укырга керергә хыялланган. Ул рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган иде.

– Мин Великий Новгород вузында белем алам. Мәскәү, Петербург вузларына укырга керергә хыялланучыларны яхшы аңлыйм мин. Бу ике зур шәһәрдә үзеңне үстерү, яңа урыннар белән танышу өчен мөмкинлекләр бик зур. Мәскәүдә эш табу да җиңелрәк дип уйлыйлар. Бу шәһәрләрдәге югары уку йортлары иң дәрәҗәле булып санала. Белем сыйфаты исә һәркемгә мөһим. Абитуриентларны читкә җибәрмәү өчен башкалада гына түгел, кечкенә шәһәрләрдә дә яхшы уку йортлары булдырырга кирәк.

Эльза Хисамова СанктПетербург дәүләт электротехник университетының 4 курс студенты. Казанның 8 нче гимназиясен тәмамлап, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегенә укырга кергән.

– Мәктәпне тәмамлаучы укучылар өчен зур шәһәрләр – үзе бер маҗара. 17–18 яшьтә ниндидер яңа, гадәти булмаган нәрсәне татып карыйсы, барысын да өр-яңадан үзгәртәсе килә. Сине беркем белмәгән зур шәһәрдә үз тормышың белән ничек теләсәң, шулай идарә итәргә мөмкин, дип уйлый башлыйсың. Чыннан да, ирек артыгы белән күп, барысына да үзеңә җавап бирергә туры килә, – дип сөйли ул. –  Санкт-Петербург яки Мәскәүдә яшәү абруйлы дип санала. Шуңа күрә кечкенә шәһәрләрдән яки авыллардан монда килергә атлыгып торалар. Ләкин мин Петербургны Казаннан яхшырак дип әйтә алмыйм. Йөрәккә иң якыны булып барыбер туган төбәк кала. Моңа кадәр атнага бер тапкыр булса да өенә кайтып килергә теләмәгән студентны очратканым булмады. Петербургка күченеп килүнең уңай ягы – монда теләсә кайсы өлкәдә карьера ясау өчен мөмкинлекләр бар. Биредә студентларга эш табу бик җиңел. Моннан тыш, ялларда нәрсә белән шөгыльләнергә  дигән сорау тумый. Вакыйгалар кайнап тора, ял итү урыннары да күп. Студент өчен транспорт системасы бик уңайлы. Метрода теләсә кая барып җитәргә мөмкин. Петербургтан Финляндиягә машинада – 4, Карелиягә автобуста 6 сәгатьтә  барып җитәргә була.

Кукмара районының Ядегәр мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов, БДИдан 393 балл туплап, КФУга укырга керде. Петербург һәм Мәскәүдән чакыручылар да булган.

– Төрле мөмкинлекләр белән кызыксындырырга тырыштылар. Тәкъдимнәрне кире кагып, үзебездә калырга булдым. Татарстаныбызга хезмәт итәсем килә. IT-белгечләр буенча республикабыз Мәскәүдән  әллә ни калыша дип уйламыйм.

Азат Кашапов, Татарстан яшьләр парламенты рәисе урынбасары:

– Элек мин яшьләрне читкә җибәрмәскә, үзебездә калдырырга кирәк, дип уйлый идем. Соңгы вакытта фикерем үзгәрде. Мәскәү, Петербургның кайбер вузларында белем югарырак. Укысын алар, тик кире кайтсыннар. Китүгә начар карарга ярамый. Хөкүмәт аларны кире кайтару турында уйларга тиеш. Монда хезмәт хакы, эш урыны да роль уйный. Кайбер һөнәрләр буенча проектлар тормышка ашырырга кирәк дип саныйм. Алар аңа да кызыгып кайтырга мөмкин. Үзем дә Польша, Япония, Кытай вузларында белем алдым. Туган җиремә туганнар, дуслар, туган тел, мәдәният  тартты. Аннан кайткач, бизнес ачарга тәкъдим иттеләр. Бу яктан чит илгә караганда, бездә уңайлырак. Чит телләргә өйрәтү буенча бизнесымны булдырдым. Яшьләргә инглиз теле укытабыз.

Вадим Шурыгин, КФУ профессоры:

— Мәскәү һәрвакыт үзәктә булды һәм хәзер дә шулай. Анда мөмкинлекләр күбрәк. Элек тә яшьләр Мәскәүнең танылган югары уку йортларында укыды. Үземә дә бер ел укыганнан соң, шәхси сәбәпләр аркасында, кире кайтырга туры килде. Хәзер яшьләрнең күбесе укыганда ук эшкә урнашып, акча эшләргә тырыша. СССР вакытында Мәскәүдә хезмәт хакы башка төбәкләрдәге кебек булса, хәзер югарырак. Яшьләрне шул да кызыктыра.

Раил Гатауллин, «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» җәмгыятенең башкаручы директоры:

— Тәрәзә төбендә гөлләр матур булып үссен өчен аларны гел яктыга борып торырга кирәк. Яшьләрнең өскә үрелүе – гадәти күренеш. Бездә яшьләрне тәрбияләп, тәэсир итә торган куллар кирәк. Әгәр дә гөлләрне борып тормасак, алар өскә үрелеп, сыгылып төшәчәк. Бүлмәдә якты булса, урамга таба үрелмәячәкләр. Яшьләрне үзебездә калдыру өчен кызыксындыра торган мөмкинлекләр кирәк. Монысы хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырылырга тиеш.

Эльмира ГалләмоваКазанда яшәүче өч бала анасы:

– Улыбыз Ислам Мәскәүдәге физика-техник институтның 2 курсында укый. Казандагы 2 нче лицей-интернатта укыганда физика, информатика буенча олимпиадаларда җиңде. Вузга шуның нәтиҗәләре буенча укырга керде. Уку баладан гына түгел, тәрбияләнгән мохиттән дә тора. Лицейда балаларны бик нык кызыксындыра беләләр. Укытучыларга рәхмәт. Мәскәүгә китүенә каршы булмадык, чөнки бу хакта кечкенәдән үк хыялланды. Дөрес, яныбыздан җибәргәндә авыр булды.

Мәскәү белән Казан вузларын чагыштырганда, аерма – җир белән күк арасы. Кызым медицина университетының 6 курсында белем ала. Аларда стипендия дә аз, ярдәм чаралары да юк. Ислам ай саен 8 мең сум стипендия ала. Теш дәвалый икән, акчасын кире кайтаралар. Күзлек акчасына кадәр бирделәр хәтта. Операция ясаткан чыгымнарны кайтардылар. Казанга кайтып килгән өчен юл акчасын да каплыйлар. Тулай торакта үз акчаңа обой ябыштырсаң, анысын да кире бирәләр. Улыбызга бар да ошый. Диплом алгач, кире кайту теләге дә бар.

Тырышлык бәясе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, сәләтле балаларны барлау һәм үстерү мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу максаттан 2014 елда Казанда республика олимпиада үзәге ачылды. Олимпиада хәрәкәтендә  укучыларның бөтенроссия олимпиадасына зур урын  бирелә. Бүген аның өч этабында 287 меңнән артык бала катнаша. Татарстан бөтенроссия олимпиадасының   йомгаклау этабында җиңүчеләр, призерлар саны буенча  сигез ел рәттән – өченче урында. Әйтик, бу сан Мәскәүдә – 587, Санкт-Петербургта – 151. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерларның дипломнары Россия югары уку йортларына кергәндә җитди ташламалар – теләсә кайсы профильле вузга сынаулардан башка укырга керү хокукы бирә. Әлеге ташлама дүрт ел дәвамында саклана.

Республикада халыкара олимпиадаларда бронза медаль алучыларга – 75 мең, көмеш медальгә – 100 мең, алтын медаль  ияләренә 150 мең сум түләнә. Шул ук вакытта  федераль бүләкләү дә каралган. Анысы буенча халыкара олимпиадаларның бронза призерларына – 500 мең сум, көмеш призерларга – 1 миллион сум, алтын медальләр өчен  1,5 миллион сум акча  түләнә. Җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга әлеге суммаларның яртысы күләмендә премия каралган. Татарстанда бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерларына – 25 мең, җиңүчеләргә 50 мең сум  акча каралган. 2019–2020 елда  олимпиада җиңүчеләренә  республика бюджетыннан 7110000 сум премия бирелгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү