Риман Гыйлемханов: Уртача пенсияне күргәч, күңелләр нитеп, елыйсылар килә

Мәктәптә укыганда укытучы сорау бирсә, кайчак аптырабрак калып: «Ни… ни бит инде ул…» – диебрәк сүз башлый идек. Укытучы исә: «Ни башына ни кунган, ни белән ниткән идем, нитте дә китте», – дип безне үчекләргә тотына, ә классташлар эчләре катып көлә иде. «Ни»не без, гадәттә, башка тиз генә берәр уй килмәгәндә вакыт сузу өчен кулланабыз. Әмма, куллану даирәсе гаять киң булып, ул күп сүзләрне алыштыра һәм контекста «ни»нең ни нәрсә икәнен аңлыйбыз.

Тик соңгы вакытта мин «ни»не артык мулдан куллана башладым кебек. Күңелгә «әллә хәтерем начаралана инде» дигән күңелсез уйлар да кергәли. Беркөнне «Гадел Россия» партиясе җитәкчесенең фамилиясен оныттым. Бер танышыма аның пенсияләр турында әйткәннәрен сөйли башладым да фамилиясен әйтә алмый торам бит: «Теге, ни инде, Сергей…» – дип ык-мык киләм. Ярый әле сөйләгәннәре истә. Россия Пенсия фондын бик каты тәнкыйтьләгән иде ул. Бөтен ил буйлап сарайлар салып куйдылар, ә лаеклы ялга чыкканнарга хәер акчасы гына эләгә. Пенсия ул – хәер түгел, кешенең гомер буе эшләгән акчасының картлык көнгә дигән өлеше, дигән иде ул.. Әмма бу «өлеш»кә яшәп булмаячагын әйткән иде ул. Ә-ә, нитте, искә төште. Сергей Миронов бит әле ул.

Дөресен әйткәндә, пенсия акчасына гына яшәү мине дә нитә, куркыта. Лаеклы ялда булганнарның хәленә керергә омтылып индексацияләү һәм пенсиягә башка вак-төяк өстәмәләр кертү буенча төрле законнар кабул итүчеләр тарафына төрле сүзләр ычкындырасы да килеп китә. Ну, артыгын кыланырга ярамый, безгә килешми.  «Килешсен» өчен ярый әле телебездә әлеге дә баягы «ни» бар. «Фәләннәрен нитим», – дим дә күңел бераз нитеп киткәндәй була.

Интернетка бик кермәскә тырышам. Чөнки анда язылганнар чеп-чи ялган, диләр. Булыр-булыр, мәсәлән, Швейцариядә пенсия безнең акча белән 270 меңгә кадәр, имеш. Тузга язмаганны нитмәсеннәр әле, ул илдә нефть тә, чурт та юк бит. Пенсионерларга ул хәтле акчаны ничек җиткерсеннәр ди?! Австралиядә – 1000 доллар, Австриядә 1500 евро дип тә язып куйганнар. Россиядә уртача пенсия быел 14924 сум икән. Шуны күргәч, күңелләр нитеп, елыйсылар килеп китте. Мин алай ук хәерче түгел икән бит әле, пенсиям уртачадан югары, ягъни 15200 тәңкә бит. Кем әйтмешли, партиягә һәм совет Хөкүмәтенә зур ни… рәхмәт. Пенсиямнең 9 меңен фатир өчен нитсәм, 6 меңнән артыгы үземә кала. Шуны 30 көнгә нитәм дә, көненә 200 тәңкә килеп чыга. Өч көнгә кибет-мазарга чыкмый торсам, 600 тәңкә мая кала. Нитәбез әле, яшибез, Алла боерса. «Әгәр боермаса» дигән сүз күңелгә кереп кәефне төшереп ала үзе, ну без якты киләчәккә өмет белән нитеп яшәргә өйрәнгән халык. Мәрхүм күршем Мөхәммәтҗан абый әйтмешли, «нихрин» үз-үзеңне бетерергә! Ну, үзем өчен генә түгел, халык өчен борчылам шул, илдә иң кечкенә пенсия 9311 тәңкә генә. Ә Удмуртиядә, ваабще, 7953 тәңкә дип язганнар. Бу акчага ничек нитәргә кирәк?!

Әнә, тәрәзәгә кояш төшә башлады, көне, салкын булса да, бик матур. Тәрәзә пыяласы аркылы тагын да матур, җылы кебек нитеп китә. Кояш бөтен кешегә бертигез яктырта, диләр. Анысы дөрестер дә, тик менә кояш артында һәркем үз урынын табарга да тиештер ул, җылырак урынны диюем, терсәкләр белән этешеп-төртешеп булса да. Андыйлар шактый бит, мин кемнән ким? Һәркем бу дөньяга үз ние… бәхете белән туа ди.

Әгәр тормышың барып чыкмаган икән, димәк, син ниеңне… бәхетеңне  кайдадыр югалткансың, төшереп калдыргансың. Дөресен әйткәндә, «ни»не мин еш кына сүгенү сүзен алыштыру өчен кулланам, чөнки, аты-юлы белән әйтеп авызны пычратасы килми. Өйдә исә бу сүз, гомумән, икенче мәгънә ала. «Ни»дән ниндидер җылылык бөркелеп, ул хатын белән аралашуда сөйләм теленең аерылгысыз бер өлешенә әйләнә. Мәсәлән, өйгә килеп кергәч тә хатынга: «Кая, ни бар?» – дим. Ул: «Нәрсә ашыйсың, токмачлы аш бар, бәлеш бар», – ди.

– Давай, нит алайса.

– Ярый икесен дә җылытам. Түлке, өс-башыңны алыштыр да, кулларыңны юып ал, утырып, тәмләп бергәләп нитәрбез.

Өйдә еш кулланабыз без «ни»не, бу – бер-беребезне ярты сүздән, авызны ачудан ук аңлау билгесе. Аңлашып яшәү – зур бәхет инде ул. Шулай булгач, үзеңне ни өчен юкка-барга нитеп яшәргә ди!

Тормышка өмет күзе белән карарга өйрәндек үзе, шулай да күңел әледән-әле тынычсызланып куя: «Ярый ла, бүген икебез дә эшлибез, пенсия акчасына гына калсак нишләрбез?» – дим.

– Күбрәк нитәрсең… язарсың.

– Язганыңның барысын да гәҗиттә бастырмасалар?

– Бастырырлык итеп яз! Башыңа ни килсә, шуны нитмә!

Хатынымның туган авылы – Елхово шивәсендәгечә: «Ярый аннары», – дип куям үзем, әмма кайчак барыбер кемнәрнедер нитәсе килеп куя.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү