Коронавируслы пациентлар белән эшләүче медиклар өчен өстәмә акча бүлеп бирәчәкләр

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләре өчен түләүләргә резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Кабул ителгән карар проекты нигезендә, коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре, шулай ук хәрби хезмәткәрләр һәм аларга тиңләштерелгән затлар стимуллаштыра торган түләүләр алачак.

«Хөкүмәт карары: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге мәсьәлә буенча күрсәтмәсе проектын кабул итәргә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Моннан тыш, 10 ноябрьдә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ковид-пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә 26 млрд сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды.


Фикер өстәү