Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция оештырылачак

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәм https://tnv.ru/ сайтында оештырылачак.

Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә митрополит Феофан белән хушлашу булачак. Литургия иртәнге 9да башлана, җеназа уку сәгать 11 тирәсендә була.

Трансляция иртәнге 9да башлана.

Коронавирус вазгыяте киеренке булу сәбәпле, өлкән яшьтәге кешеләрне җеназада катнашудан тыелырга сорыйлар.

 


Фикер өстәү