Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2021» раллиенда катнашачак «КАМАЗ»ны сынады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2021» халыкара раллиенда катнашу алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре белән очрашты. Тарловка полигонында ТР Президенты «КАМАЗ» спорт автомобилен шәхсән үзе сынап карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 һәм 2 декабрьдә Франциядә Марсельдә узышта катнашучыларны Гарәбстан ярымутравына озату өчен беренчел техник тикшерүләр һәм паромга төяү узачак.

43нче «Дакар-2021» 2021 елның 3 гыйнварында Җиддә шәһәрендә Кызыл диңгез яр буеннан старт ала. Катнашучылар 2021 елның 15 гыйнварында Җиддәдә финишка килеп җитәчәк. «КАМАЗ-мастер» өчен бу 30нчы ярыш.

Рөстәм Миңнеханов автомобильдән алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм командага хәерле юл теләде. «Машина бик уңайлы һәм бик тиз йөри. Командага уңышлар телибез! Хәерле юл сезгә! Барысы да ярышларга әзер, автомобиль бик лаеклы, анда бик күп заманча әйберләр куелган, менә дигән тапшырулар тартмасы. Без сезнең өчен җан атачакбыз!» — диде Татарстан Президенты.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, команда ярышларга әзер. Аның сүзләренә караганда, команданың кайбер спонсорлары финанслауны киметүгә карамастан, «КАМАЗ» ГАҖ финанслауның үз өлешен түләгән.

 


Фикер өстәү