Казан кондукторы трамвайда пассажир белән сугышкан (ВИДЕО)

Казан кондукторының трамвайда пассажир белән конфликтын видеога төшергәннәр. Ролик социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Кичә социаль челтәрләрдә видео бастырганнар. Анда Казан трамвае кондукторы бер пассажирга ябырылган. Транспорт пассажирларының берсе бу хәлне видеога төшергән.

Ролик авторы фаразы буенча, кыз кондуктор соравына наушникларда утыруы сәбәпле, кычкырып җавап биргән. Кондукторга бу ошамаган Һәм ул кызга тавышын күтәргән.  Очраклы пассажир кызны яклаган, шуннан соң кондуктор яклаучыга йодрыклары белән ябырылып, аяклары белән типкәли башлаган.


Фикер өстәү