Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты. Ул владыканың бөтен гомерен дингә хезмәт итүгә багышлавын, дөньяның күп кенә илләрендә эшләвен искә алды. Владыка сүзе һәм иманының көче белән төрле конфессия вәкилләре арасында хөрмәт казанды, дип искәртте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

«Ул нинди конфессиядән булуга карамастан, безнең һәркайсыбызга сүзе һәм иманы белән йогынты ясый алды. Республикабыз мөфтие һәм дини конфессияләрнең башка вәкилләре аның тирәсендә берләште, үзара аңлашуга иреште», — диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, митрополит Феофан Татарстанда яшәүчеләр хәтерендә бердәмлек, игелек һәм иминлек хакына намуслы хезмәт итү үрнәге булып калачак. Ул үзен чиркәү хезмәтчесе генә түгел, сәләтле дипломат буларак та күрсәтте, диде Минтимер Шәймиев.

«Бүген без владыка Феофан белән хушлашабыз. Ул үзенең бөтен гомерен багышлаган эшкә хезмәт итү үрнәге булды. Ул Иерусалимда, Көньяк Америка илләрендә, Камчаткада, көньяк республикаларда, Россиядә һәм Уралда эшләде. Татулыкка ирешү таләп ителгән барлык нокталарда да аны күрергә була иде», — дип искә алды Шәймиев.

 


Фикер өстәү