Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирусны йоктыручылар саны беренче тапкыр 25 меңнән (25 173) артып китте, әлеге чирне эләктергән пациентларның гомуми саны 2 114 502 кешегә җитте, дип хәбәр итә РИА Новости Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән.
«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) 25 173 очрагы расланды, шулар арасында 5917 (23,5 процент) пациентта клиник билгеләр күзәтелми», — диелә хәбәрдә.
Эпидемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясенең барлыгы 2 114 502 очрагы теркәлде. Үсеш темпы 1,2 процент тәшкил итә.