Рөстәм Миңнеханов: Митрополит Феофан барлык конфессияләр өчен дә хезмәт итү үрнәге булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты. Хушлашу мәрәсиме Казан Кремленең Благовещение соборында узды. «ТНВ» телеканалында чараның турыдан-туры трансляциясе дә оештырылды.

Мәскәү Патриархиясе эшләре идарәчесе митрополит Воскресенский Дионисий мәрәсим гыйбадәтен җитәкләде.

Рөстәм Миңнеханов, чәчәкләр салганда, митрополит Феофан барлык конфессияләр өчен дә хезмәт итү үрнәге булды, дип билгеләп үтте. «Владыка уникаль кеше иде. Хезмәт итү дәверендә ул мөселман өммәте белән дә бик яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Шулай ук Феофан владыка тарафыннан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында безнең белән бергә алып барылган эш турында да әйми кала алмыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты митрополит белән еш очрашуын сөйләде. Әйтик, соңгы очрашу вакытында владыка республикада хезмәт итъе тәмамланганнан соң да калырга теләк белдерде. «Без моңа чын күңелдән шат булачакбыз, дип әйттем. Әмма боларның барысы да шулай булыр дип һичкем дә уйламаган иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Митрополит Феофан һәрвакыт Ватанга хезмәт итү үрнәге булып калачак, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Без һәрвакытта да митрополит, владыка Феофанны истә тотачакбыз», — дип өстәде ТР Президенты.

Митрополит белән хушлашырга Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич та килгән иде.

Хушлашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер өстәү