Рөстәм Миңнеханов: «Митрополит Феофан — Ватаныбыз өчен үрнәк»

Казанда митрополит Феофанны соңгы юлга озаттылар. Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл карары белән ул Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнде.

Митрополит Феофанның истәлеге Татарстан халкының күңелендә мәңге сакланачак. Хушлашу мәрасимендә Президент Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде.
– Уникаль кеше иде ул. Республикада эшләгән 5 ел эчендә ул барлык конфессияләргә рухи хезмәт итү үрнәге булды. Татарстанда аны барыбыз да яраттык. Ул – Ватаныбыз өчен үрнәк. Владыка Феофанның изге эшләрен мәңге онытмаячакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, митрополит республиканың мөселман өммәте белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга иреште, православие – ислам диалогын үстерүгә өлеш кертте. Дин әһеленең, чиркәүдәге хезмәтен тәмамлагач та, республикада калу теләге булган әле.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев митрополит Феофанның бөтен гомерен дингә хезмәт итүгә багышлавын, дөньяның күп кенә илләрендә эшләвен искә алды.
– Ул нинди конфессиядән булуга карамастан, безнең һәркайсыбызга сүзе һәм иманы белән йогынты ясый алды. Республикабыз мөфтие һәм дини конфессияләрнең башка вәкилләре аның тирәсендә берләште, үзара аңлашуга иреште, – диде Минтимер Шәймиев. – Ул үзен чиркәү хезмәтчесе генә түгел, сәләтле дипломат буларак та күрсәтте. Ул үзенең бөтен гомерен багышлаган эшкә хезмәт итү үрнәге булды. Ул Иерусалимда, Көньяк Америка илләрендә, Камчаткада, көньяк республикаларда, Россиядә һәм Уралда эшләде. Татулык кайда кирәк – шунда булды.
Хушлашу мәрасимендә Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич катнашты. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. «Владыка Феофан гаҗәеп киң күңелле, рухи яктан бай кеше буларак, төрле илләрдә халыкны дингә өндәде, милләтара татулыкны саклау өчен бик күпне эшләде, илгә килгән афәтләр чорында – Бесланда һәм Көньяк Осетиядә кешеләргә ярдәм итте. Аның бөтен тормышы – батырлык һәм изгелек, мәрхәмәтлелек һәм ярату үрнәге», – диелә телеграммада.


Фикер өстәү