Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янындагы авариядә бер кеше һәлак булган (ВИДЕО)

Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янындагы өч машина катнашындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ»га шуның видеосын тәкъдим иткән.

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган роликта «Ак Барс Арена» стадионы янындагы берничә машина катнашындагы авариянең аяныч нәтиҗәләре сурәтләнгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына бүген «Ак Барс Арена» стадионы янында булган берничә машина катнашындагы авариянең нечкәлекләре хакында хәбәр иттеләр.
«Вольво» автомобиленең йөртүчесе, Чистай урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан һәм өч машина белән бәрелешкән. Шуларның берсе — «Дэу Джентра» — бәрелешкәннән соң тагын ике автомобильгә: «Лада Гранта» белән 14нче модельле «Лада»га килеп сыланган.

Елена Сәлахова

Нәтиҗәдә, «Дэу Джентра» автомобиленең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Моннан тыш, «Вольво» һәм 14нче модельле «Лада»ның йөртүчеләре дә төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, „Вольво“ шоферы исерек булган», — дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.


Фикер өстәү