«Вектор» Вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге тарафыннан коронавируска каршы эшләнгән «Эпиваккорона» вакцинасы агымдагы ел азагына кадәр гражданнар әйләнешенә керәчәк. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр дип яза ТАСС .
«Хәзерге вакытта 25 мең доза вакцина чыгарылган. Ел ахырына кадәр барлыгы 50 мең доза вакцина җитештереләчәк. «Эпиваккорона» вакцинасы 2020 ел азагына кадәр гражданнар әйләнешенә керәчәк», — диелә хәбәрдә.