Татарстанда 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылды

Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф, Менделеевск районының ике мәктәбендә биш сыйныф һәм Әгерҗе районы мәктәбендә бер сыйныф икегә бүленеп укый», — дип сөйләделәр ведомствода.

Узган атнада республикада салкын тию авырулары аркасында 12 сыйныф яки 196 укучының карантинда булганлыгын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү