Татарстан чикләре ябылу ихтималы турындагы яңалыкка аңлатма бирделәр

Татарстан чикләрен япмаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Роспотребнадзор нинди дә булса төбәкләргә керү өчен тыюлар әзерләми. Бүген бу хакта сүз Татарстанда да бармый. Бүгенге көндә бездә вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Бездә авыруларның күпләп артуы күзәтелми, бүгенге этапта нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертү турында сүз бармый», — диде ул.

Авдонина ачыклык керткәнчә, ведомство массакүләм чаралар үткәрүне килештерүне дәвам итә.

«Президент Чыршысына әзерләнәбез, ул бездә гадәттәгечә уза. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, бүгенге көндә бу этапта нинди дә булса катгый чикләүләр планлаштырылмый һәм каралмаган. Профилактиканың барлык кирәкле шартларын үтәгәндә, чаралар үткәрүне кире какмыйча, мондый форматта яңа елга кадәр эшләячәкбез», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.


Фикер өстәү