Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган

Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган.

«Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тәүлек эчендә 73 кешенең коронавирус белән авыруы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү