Барып аласы да юк: коронавирустан өйдә дәваланучыларга дарулар бушлай бирелә башлады

Коронавирус инфекциясеннән өйдә дәваланучыларга дарулар бушлай бирелә башлады. Республикада ул эшкә узган атнада керештеләр. Питрәч районында яшәүче укучыбызга табиб билгеләгән даруны икенче көнне өенә китергәннәр.

– Бөтен тәнем сызлый, хәлем юк, урамга чыгып йөрмим. Балалар, рецептны алып, район үзәк хастаханәсе даруханәсенә кереп чыккан иде. Анда: «Әлегә сезгә тиеш­ле дарулар юк, булуга волонтерлар тиз арада авылга китерәчәк», – дигәннәр. Тиз дисәләр дә, икенче көнне үк килерләр дип өметләнмәдек, – ди Зәлидә ханым. – Волонтерлар, алдан ук, сез өйдәме, фәлән адрес буенча яшисезме, дип шалтыратып белеште. Дарулар төргәген капка келәсенә элгәннәр. Улым чыгып алды. Фотога да төшергәннәр икән. Даруларны күргәч, күңел күтәрелде. Антибиотик һәм гормональ препаратлар китергәннәр иде.

Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистр­лыгыннан аңлатуларынча, волонтерлар дарулар җыелмасын өйгә китерә һәм социаль дистанция саклап, аларны тапшыру мизгелен фотога төшерә. Ул мәгълүмат сырхауханәгә бирелә. Болай эшләү дарулар иясенә вакытында барып җитсен өчен кирәк. Бушлай биреләсе дарулар исемлегенә 12 төрле препарат кергән. Чир ачыклангач, сырхауханә табибы авыруга дару алырга рецепт яза. Шул рецепт ярдәмендә даруханәдән үзеңә кирәкле препаратны барып аласың. Бу эшне күп очракта волонтерлар башкарырга тиеш. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, участок табибы авыруга нинди дарулар кирәклеге хакында электрон белешмә тутыра. Ул мәгълүмат «Таттехмедфарм» оешмасы даруханәләренә җибәрелә. Анда исемлектә күрсәтелгән дарулар җыелмасы туплана һәм аларны сырхауга бер тәүлек эчендә китереп җиткерү бурычы куела. Татарстанда узган атна азагында өйдә дәваланучы биш йөзгә якын кеше бушлай дарулы булган. Республикага бушлай дарулар алу өчен федераль казнадан 146,9 миллион сум акча бүленгән. Препаратлар «Таттехмедфарм» оешмасында саклана һәм аларның һәркайсы сырхауга рецепт буенча гына җибәрелә.

– Бушлай дарулар кайта башлады гына әле. Шунысы мәгълүм: бөтен кешегә рәттән яза торган дарулар түгел ул, – ди Мамадыш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев. – Беренчедән, аларның файдасы булган кебек, тискәре йогынтысы да юк түгел. Аннары сырхаулар арасында даруларны үзе сатып ала алучылар да, аңа мөмкинлеге булмаганнар да бар. Дөрес, препаратлар кешенең матди хәленнән чыгып билгеләнми. Табиб рецептны диагноз буенча яза. Оештыру эшен башладык, нәтиҗәсе турында сөйләргә иртәрәк.

Бу хакта Арча һәм Лаеш районы авылларында эшләүче таныш фельдшерлардан да сораштык. Алар: «Препаратларның районга кайта башлавын ишеттек. Дарулар әлегә безгә килеп җитмәде. Соңгы араларда ковид белән авыручылар күренми», – дип җавап бирде. Бу көннәрдә байтак районнар бушлай дарулар белән тәэмин итү эшен җайга салу белән мәшгуль. Республика халкын исә даруларның кемгә эләгәчәге кы­зык­сындыра. Халык арасында ковидтан тыш, вируслы пневмония белән авыру­чы­лар да шактый. Алар бушлай дарудан фай­да­лана алырмы икән? Татарстан Сәла­мәт­лек саклау министрлыгының матбугат үзәгеннән аңлатуларынча, табиблар дару билгеләгәндә, «ковид» диагнозына гына карап тормаячак. Әгәр хастага чирдән дәвалану өчен 12 төрле даруның берничәсе кирәк икән, рецепт язып бирәчәкләр. Вируслы пнев­мония белән авыручылар да шул төркемгә керә.

Кайбер кеше госпитальдә берничә көн дәвалангач, хәле җиңеләюгә, өйгә чыгаруларын сорый. Ковидтан тапшырган бер анализы тискәре икән, аңа икенчесен тапшырганчы ук өйгә чыгарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Аларга да дарулар бушлай бирелә. Тик антибиотик һәм гормональ даруларны билгеләгәнче, кешенең хроник авыруларына да карыйлар. Исемлектәге препаратларның кемгә ярый, кемгә юк икәнен участок табибы хәл итә.

– Исемлекне барласак, анда антибиотиклар, гормональ һәм канны сыеклата торган дарулар бар. Аларны барлык сыр­хау­ларга да кулланырга кирәкми. Чирне җиңел формада уздыручыларга вируска каршы препарат һәм витаминнар эчү дә җитә, – ди Фәридә Яркәева.

Татарстанга бүленгән акча 18 мең кешене бушлай дарулар белән дәвалауга җитәчәк икән. Министрлыктан әйтүләренчә, районнарга квоталар бирелгән һәм ихтыяҗ буенча дарулар кайтарыла. Кайсыдыр районда авырулар саны күбрәк, икенчесендә азрак булырга мөмкин. Дарулар да шуннан чыгып җибәрелә. Тик бу эш гел шома гына бармаячак, чөнки дарулар тоткарланырга да мөмкин. Шуның аркасында кайчакта үзеңә сатып алырга туры киләчәк. Белгәнебезчә, даруханәләрдән дә кирәкле дарулар әледән-әле юкка чыга. «Мондый вазгыятькә дару җитештерүчеләр дә, даруханәләр дә гаепле түгел. Поставщиклар вакытында китереп җиткерә алмый. Аларны да аңлыйбыз, чөнки дарулар белән тәэмин ителеш ил күләмендә алып барылганга, өзеклек килеп чыга», – дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында. Сүз уңаеннан, белгечләр тагын бер кат кисәтә: кирәкмәгән килеш күп итеп дару алып куюның файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк. Бу инде капчыклап карабодай җыю гына түгел. Беренчедән, даруның куллану вакыты бар. Икенчедән, аны тиеш вакытта гына дөрес итеп кулланырга кирәк.

Сырхауны, әлбәттә, эчке оештыру эшләре һәм проблемалар бик борчымый. Ул үзенә тиешле даруны һәм волонтерларны көтәчәк. Авыл җирендә волонтер табылмаса, бушлай дару алып кайтуны фельдшерларга йөкләячәкләр икән. Кайбер җирлектә волонтер булса да, машина белән проблема килеп чыгарга мөмкин. Узган ел, өлкән яшьтәгеләрне авыллардан диспансеризация тикшеренүе үтәргә үзәк хастаханәгә алып бару өчен, республика районнарына 43 автомобиль бирелгән иде. Бу эштә шул машиналарны да кулланмакчылар.

Фәния АРСЛАНОВА


Фикер өстәү