Данис Зарипов: «Туктарга җыенмыйм»

«Ак барс» капитаны Данис Зарипов Казан клубының Россия чемпионатлары һәм КХЛдагы иң яхшы һөҗүмчесе булып танылды. «Куньлунь Ред Стар» командасы белән очрашуда 39 яшьлек хоккейчы бер алка кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Шулай итеп, ул 622 нче очкосын (285 алка һәм 337 пас) туплады.

Моңа кадәр иң яхшы күрсәткечкә Алексей Морозов ия иде. КХЛның гамәлдәге президенты «Ак барс»та уйнаганда 621 очко (266+355) туплады. Данис исә моның белән генә туктап калырга җыенмый. «Хоккей уйнап туймадыңмы? Миңа бу сорауны командадагы егетләрнең яртысы көн саен диярлек бирә. Юк, әлбәттә. Хоккей уйнаудан ләззәт алам. Җиңгәндә бигрәк тә. Инде ничә ел уйныйм, әле туйганым юк. Тагын күпме чыгыш ясыйсымны белмим, әмма туктарга җыенмыйм әле», – диде ул «Ак барс» академиясендә шөгыльләнүче малайлар белән очрашкач.

Европага әле ерак

Әлегә «Ак барс» Көнчыгыш конференциясендә беренче урында бара. Лидерларның кабат бозга чыгуы команданың уенын яхшыртып җибәрде. «Рубин»да исә нәкъ киресе. Берьюлы өч уенчы авырып китү аркасында Казан командасы үз кырында «Ростов»ка каршы берни эшли алмады. Коронавирус йоктырган Карл Старфельт, Хвича Кварацхелия, Хван Ин Бом, имгәнгән Филип Уремович белән Джордже Деспотовичны алмаштырырлык кеше табылмады. Яшьләр өметне акламады, Дмитрий Тарасов белән Олег Шатов турында ике генә сүз әйтеп була: үткәннәр сагындыра.

Рәттән икенче мәртәбә оттырган «Рубин» турнир таб­лицасында 10 нчы урынга төште. Көз көне узган 11 матчта Леонид Слуцкий уенчылары нибары 4 очрашуны җиңү белән тәмамлый алды. Октябрь ахырында якташларыбыз чемпионатның яхшы уен күрсәтүче командаларыннан саналды. «Зенит»ны оттылар, аның каравы, «СКА-Хабаровск» белән «Химки»га оттырдылар. «Рубин» зур сынауларга әзер түгеллеген күрсәтте. Европада чыгыш ясау әле өмет кенә булып кала.

Илнар Хөснуллин


Данис Зарипов: «Туктарга җыенмыйм»” язмасына фикерләр

  1. Фэния,» Назлы сагыш» мэкалэсе очен бик зур рэхмэт! Янадан яшь чакларга- Арчада укыган вакытларга эйлэнеп кайтып,хэтирэлэрне янартып утырдым.Голсинэ апа белэн Шэйхенур абыйнын рухлары тыныч,шатланып ятсыннар! Без аларны онытмыйбыз!

Җавап Отменить ответ