Мәскәү Татарстанга 8,7 млрд. сум акча бирәчәк

Коронавирус пандемиясе аркасында бюджетларының керем өлеше кимегән төбәкләргә барлыгы 80 миллиард сум акча җибәреләчәк. Мондый төбәкләр арасында Татарстан да бар. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

Хөкүмәтнең резерв фондыннан алынган акчаны 39 төбәккә бүлеп бирәчәкләр. Президент Владимир Путин кушуы буенча шундый карарга килгәннәр. Бу акча төбәкләргә халык алдындагы социаль бурычларны үтәү, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга каршы нәтиҗәлерәк көрәшү мөмкинлеге бирәчәк.
Дотацияләр күләме – төрлечә. Әйтик, Башкортстанга – 4,96 миллиард сум тәгаенләнсә, Татарстан – 8,7 миллиард сум, Удмуртия – 2,3 миллиард сум чамасы, ә Мәскәү өлкәсе – 13,4 миллиард сум алачак.
Хөкүмәттән искәртеп үтелгәчә, быел төбәкләрнең бюджетларындагы “тишек”ләрне каплауга 200 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча җибәрелгән инде.


Фикер өстәү