Республикада җитештерелгән ризыклар «Вкусы России» бәйгесендә катнаша

Татарстан җитештерүчеләре «Вкусы России» бәйгесендә үз ризыкларын тәкъдим итә. Бүген һәр теләгән кеше бәйге сайтында республика продукциясе өчен тавыш бирә ала. Шунысын әйтергә кирәк: бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Президенты кушуы буенча федераль Авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков журналистлар белән очрашуда әйтүенчә, бәйгегә Россиянең 79 субъектыннан 500ләп төбәк туклану продуктларының брендлары тәкъдим ителгән. Татарстан, Башкортстан, Мәскәү һәм Калининград өлкәсе ризыклары белән танышу мөмкинлеге бар. Татарстаннан исә 22 бренд сайлап алынган. Алар арасында «Татарстан балы», «Кукмара балы», Лаеш чәкчәге, «Казан» чәкчәге, «Татарстаннан хәләл сосиска», «Кичке Казан» торты, Яшел Үзән катыгы, Әгерҗе лимонады, татар икмәге, Алабуга прәннеге, казылык, татар талкыш кәләвәсе һәм башкалар бар.

– Тавыш бирү 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр бара. Нәтиҗәләр декабрь уртасында билгеле булачак. Моның төп максаты – кулланучыларны Россиянең күптөрле тәмле ризыклары белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү. Безнең уебызча, бәйге агросәнәгать комплексын үстереп җибәрүгә үз өлешен кертер. Шул исәптән, кече җитештерүчеләрне дә, – диде ул.

Наил Залаков сүзләре буенча, бәйгегә йөзгә якын бренд тәкъдим ителгән булган, ләкин аларның 22се генә сайлап алынган. Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк. Киләчәктә проектта катнашучы бренд хезмәткәрләре квалификациясен күтәрә алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак. Шуңа күрә, министр урынбасары әйтүенчә, бәйгегә беренче чиратта кече җитештерүчеләр тәкъдим ителгән. Бу алар өчен алга таба эшләргә стимул булдырыр иде, ди ул.

– Продукцияне киң катлауга чыгару – кыен эш. Эре компанияләрдә товарны таныту өчен аерым акча бүлеп бирелә, көчле командалары бар. Зур булмаган җитештерүчеләрне исә, сыйфатлы ризык­лар әзерләүгә карамастан, күпләр белеп бетерми. Бәйге аларның активлыгын, алга таба үсәр өчен ни дәрәҗәдә әзер булуларын да аңларга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә монда катнашучылар үзләре өчен зур тәҗрибә алачак, – диде Наил Залаков.

Җитәкче фикеренчә, безнең уңай якларыбыз бик күп. Шул ук вакытта күп нәрсәләргә өйрәнеп, алга таба барырга кирәк.

– Һәр төбәкнең бик лаеклы продуктлары бар. Билгеле бер тармакта үзебезне лидер дип әйтеп булмый. Иң мөһиме, бер җирдә генә таптанмыйча, алга баруны максат итеп куярга кирәк. Бу сыйфатта да, кулланучыга тәкъдим итүгә дә чагылыш тапсын иде, – диде. – Республиканың бөтен районнарында җитештерүчеләр дә актив булды. Аларның һәркайсында бәйгегә тәкъдим итәргә лаеклы продукт җитештерелә. Мин монда берсен генә аерып күрсәтергә теләмәс идем.

Нәтиҗә тавыш бирүчеләрнең санына карап чыгарылачак. Бәйгедә Татарстан брендлары тәкъдим ителү сатып алучыларга нәрсә бирә соң?

– Киләчәктә кешеләр тагын да сыйфатлырак продукция кулланачак, – диде Наил Залаков әлеге сорауга җавап итеп. – Без сатып алучыларны аеруча кызыксындырган товарларны ачыклый алачакбыз. Бәлки күпләр республикабызда нәрсә җитештергәнне дә белеп бетермидер. Тавыш бирү нәтиҗәсендә без кайсы җитештерүчеләребезнең танылган булуын да ачык­лый алырбыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү