Иҗтимагый палатада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрелә

25 ноябрь көнне 10.00-14.00 сәгатькәчә Татарстан Иҗтимагый палатасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү була.

Гражданнарга 25 ноябрьгә кадәр Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлеге (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша, шулай ук кабул итү көнендә, 10.00-14.00 сәгатькәчә, “Кайнар линия” телефоны аша (8(800) 350-44-72) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кабул итүне Татарстан Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контрольлек комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе хезмәткәрләре үткәрә.


2 фикер

  1. ФЭНИЯ Кабировна, яраткан укытучыбыз Гоолсинэ апа турында бик матур эчтэлекле язмагыз очен бик куандык.Укытучыбызны зурлап, бик куп истэлеклэрне туплап ,шундый зур хезмэт башкаруыгыз очен зур рэхмэт сезгэ.Мэрхум узе исэн булса, бик горурланыр иде сезнен белэн

  2. 1972 елны данлыклы Арча педучилищесына укырга керу бэхете мина да насыйп булды.Мин — Арчадан бик ерак урнашкан Сарман районы Янурыс дигэн авылдан чыккан гап- гади авыл кызы.Минем бэхетемэ класс житэкчебез Голсинэ апа туры килде.Сентябрьдэ этием(мэрхум)мине Голсинэ апа белэн Шэйхенур абый кулларына тапшырып кайтып китте.Квартирага урнашуда да мина алар ярдэм иттелэр.Авылны,эти — энине сагынып,елый- елый укуларны башлап жибэрдек.Котмэгэндэ ,уйламаганда 12нче сентябрь конне кайгылы хэбэр китерделэр — этиен улгэн…Минем очен, болай да сагынып, кайтып китэсе килгэн вакытта, монысы остэмэ авыр хэсрэт булды. Шул вакытта Голсинэ апа белэн Шэйхенур абый мина таяныч булмасалар,белмим, минем тормыш нинди юнэлеш алыр иде икэн…Алар мине угетли белделэр:»Этиеннен телэген утэргэ кирэк- укып, кеше булуынны телэде бит этиен ,»-дип мина канат куйдылар.Бик — бик рэзмэтлемен мин аларга,урыннары ожмахта булсын🙏.Голсинэ апа барчабызга да икенче эниебез булды.Якын — тирэ авылларда, районнарда яшэучелэр хэр ял саен ойлэренэ ашыгалар, э без оч Сарман кызына кая ул кайту…Елга оч тапкыр гына ойлэребезгэ кайта ала идек.Ялларны кем квартирада, кем тулай торакта уздыра идек.Шул вакытларда да Голсинэ апа , безне кызгангандыр инде,хэйлэлэп, берэр эш тапкан булып, узенэ чакырып тэмле мич ризыклары белэн сыйлап жибэрэ иде.Менэ бу да анын нинди олы йорэкле, кешелекле икэнен курсэтеп тора.Голсинэ апа турында язсан бик куп язарга булыр иде.Минем шуны гына эйтэсем килэ ,эгэр дэ шул авыр моментта алар мина ярдэм кулы сузмаган булсалар, минем тормыш нинди юнэлеш алган булыр иде, белмим.Мин Голсинэ апа курсэткэн юлга хыянэт итмичэ, 36ел гомеремне укытучылык хонэренэ багышладым.Рэхмэт сина ,укытучым! Тыныч йокла,минем укытучым!Хэрбер сузен безнен йорэктэ Син купсэткэн тормыш юлы буйлап Атлыйбыз без бугенге конгэчэ.

    Язды Салихова Рэсимэ — Тимергалина.

    Сарман авылы

Җавап Отменить ответ