Татарстанның Балтач районы мәктәпләре грант откан

Балтач районының Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе грант отты, дип яза район газетасы .

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың муниципаль белем бирү оешмаларында туган телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде.

Бәйгенең беренче этабына документлар тапшырып 93 мәктәп катнашты. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде.

Республикада 20 мәктәп әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп билгеләнде, алар 500 мең сум күләмендә грантка лаек булачак.

Бу исемлектә Балтачның Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта мәктәбе дә бар.

«Хезмәт» 

Фикер өстәү