Берне биреп, бишне өмет итәбез: Авылларда җыеннар уза

Татарстанда үзара салым буенча җыеннар уза. Авылларда алар октябрь ахырында башланган иде. Узган елдагы шикелле, фикер алышулар быел да декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы хәбәр итүенчә, әлеге вакытта республиканың күпчелек район, авылларында җыеннар узган инде. Илдәге вазгыятьне истә тотып, быел тавыш бирүләр этаплап уздырыла. Зуррак авылларда урамы-урамы белән генә җыялар, кайбер җирлекләрдә ха­лыкны чакырып тормыйча, җаваплы кешеләр өйдән-өйгә кереп, кешеләрнең фикерен генә белешеп йөри.

Мәгълүм булганча, мондый җыеннар вакытында халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Җыелган акчаның күп өлеше, гадәттә, юл эшләре (шул исәптән күпер) өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә зур ярдәм дип кабул итә моны халык.

Рәсми мәгълүматларга караганда, татарстанлыларның күпчелеге бу программага уңай мөнәсәбәттә. Соңгы елларда әлеге программага ышаныч артуын саннар да сөйли. Мәсәлән, 2015 елда үзара салым программасы 799 авылда гамәлгә ашырылса, 2020 елда 878е катнашырга теләк белдергән. 2014–2020 елларда Татарстан бюджетыннан бу максатлар өчен 5 млрд 260,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, җыеннар төп халык яши торган өч авылда октябрь ахырында узган. Калган ике авылда теркәлеп яшәүчеләр – 3–4 кенә кеше, башкалары җәен генә тора. Быел 500 сумнан җыярга дип килешкәннәр. Җыелган акча урамнарга вак таш җәйдерүгә, энергия саклаучы яктырткычлар алырга, янгын сүндерү өчен су алу гидрантларын

төзекләндерүгә, су скважиналары территорияләрен әйләндереп алуга, мәдәният йорты янындагы ял итү урынын төзекләндерүгә тотылачак.

– Үзара салым программасында инде 8 нче ел катнашабыз, бик кирәкле, файдалы. Фикер алышу вакытында төрле карашлар була инде, аннан соң сөйләшкәч-аңлашкач, узган елларны эшләнгән эшләрне искә төшереп алгач, жыен ахырында бар да ризалаша, – диде Зөһрә Гарифуллина.

Әлки районының Карга авылында җыен 21 ноябрьдә узган. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев әйтүенчә, вазгыять катлаулы булганлыктан, халыкны урамы-урамы белән генә җыйганнар. Инде берничә ел рәттән биредә яшәүчеләр 600әр сумнан җыела.

– Халыкның 84 проценты ризалыгын бирде. Каршы килми алар, чөнки эшләгән эшләр барысы да күз алдында бит. Инде җыеласы акча март аенда ук тупланып бетә. Хәтта бу җыенга ук акчаларын үзләре белән алып чыгучылар бар иде. Без инде төгәл карар булмыйча, аларны җыя алмыйбыз, – диде Рамил Минһаҗев.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, җыелган акча, беренче чиратта, юлларны карап, төзекләндереп торуга тотылачак.

– Узган елларда үзара салым акчасы ярдәме белән юлларны яхшылап салып бетергән идек инде. Быел күпмедер күләмдәге акчаны аларны карап тотуга, вак-төяк төзекләндерүгә, кардан чистартуга тотарбыз дип уйлыйм. Аннан соң су мәсьәләсе бик четерекле иде. Үзәкләштерелгән система бар, ләкин суның сыйфаты начар. Шуңа күрә яңа линия тартырга ниятлибез. Проект ясатырга кирәк. Үзегез беләсез, аның бәясе бик анчыкларын эшләп чыгасы иде. Шулай ук янгын сүндерү машинасын, урамнарны яктыртуны карап тотарга кирәк, – дип аңлатты башлык.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү