Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

Россиядә коронавирус аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды.

Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.

Ул уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булганда, яз көне битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде.

 


Фикер өстәү