Татарстанда сәламәтлекне ныгытуга багышланган яңа онлайн-проект башлана

26 ноябрь көнне Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты башлангычы белән “Здоровье просто” дигән яңа онлайн-проект тормышка ашырыла башлаячак.
Һәр атна саен “YouTube” мәйданчыгының “Здоровье просто” каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлек өлкәсендә актуаль темаларга туры эфирлар үткәреләчәк, дигән сүз бу.
Безгә ирештерелгән мәгълүматларга караганда, һәр эфир билгеле бер темага багышланып, анда теләгендә булган һәркем сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина өлкәсенә карамаган оешма вәкиле белән үзара фикерләшү мөмкинлеге алачак. Проектка танылган блогерлар, журналистлар, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакыру күздә тотыла.
26 ноябрьдә “Здоровье просто” проекты тәүге тапкыр эфирга чыгачак. Темасы – “Баланы күкрәк сөте имезеп үстерүнең мөһимлеге”.
Туры эфирда Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неонатологы, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең неонатология буенча баш белгече, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты Анна Бабинцева катнашачак.

“Здоровье просто” яңа онлайн-проекты эфирларын игътибардан читтә калдырмас өчен каналга (https://www.youtube.com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpUcZA) язылыпга мөмкин.


Фикер өстәү