Кимесә дә, бетмәгән: Халыкның яртысы ришвәт бирергә әзер

Законлы юл белән хәл итеп булмагач, ришвәт юлына басалар. Начар икәнен белсәләр дә, акча төртергә әзерләр. «Социаль өлкәдә ришвәтчелек» темасына белгечләр һәм яшьләр фикер алышты.

Яшьләр Хөкүмәте җитәкчесе Алла Абросимова әйтүенчә, мондый очрашулар беренче генә тапкыр оештырылмый. Моңа кадәр ришвәт бирү очракларының мәгариф, экология тармакларында ни дәрәрҗәдә булуына бәйле сөйләшүләр үткән. Хәзер чират социаль өлкәгә җитте. Мондый төрдәге очрашулар сериясен 9 декабрь – Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан башлап җибәргәннәр. «Яшьләргә ачыктан-ачык ришвәтчелек очраклары турында әйтергә һәм аларны булдырмый калу юлларын бергәләп эзләргә мөмкинлек бу. Без яшьләр белән бу хакта сөйләштек, сорауларын тупладык һәм, чынлап та, әлеге проблеманың булуына инандык. Ришвәтчелекне башлангыч вакытында ук юк итәргә кирәк», – ди Алла Абросимова.

Татарстан Президентының Корруп­ция­гә каршы сәясәт идарәсе бүлеге мөдире Равия Шрша әйтүенчә, ришвәтчелек дәрәҗәсе 2010 елдан башлап 21 проценттан 8,5 процентка кадәр кимегән. Ул медицина тармагындагы ришвәтчелек очракларына бәйле мәгълүмат китерде.

– 2020 елның 10 аенда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелеккә бәйле 34 җинаять ачыкланды. Чагыштыру өчен: 2017 елда бу җинаятьләр саны – 27, 2018 елда – 49, узган елны 21 иде, – диде белгеч. 34 очракның бишесе – ришвәт алуга, 19ы ришвәт бирү һәм арадашчылыкка, 6 очрак – мошенниклыкка бәйле булган. Берәр очрак вәкаләтләрдән файдалану һәм хезмәт ялганына бәйле икән. Равия Шрша әйтүенчә, вазыйфаи затлардан килгән матди зыянның гомуми күләме 12 млн сумны тәшкил итә.

Моннан тыш Равия Шрша социологик тикшерүләр, сораштырулар нәтиҗәләренә дә тукталды. Халыкның нинди моң-зары бар?

– Республика районнарында булган проблемалар арасында иң популяры – эшкә урнашу. Сораштыруда катнашучыларның 47,7 проценты шулай дип белдерде. Икенче урында – кибетләрдә товарларга бәянең югары булуы. Сораштыруда катнашучыларның 34 проценты түбән хезмәт хакыннан зарлана, 12,7 проценты хастаханә, сырхауханә һәм медицина пунктларыннан канәгать түгел. Җирле хакимият органнарының ришвәтчелек белән мавыгуын респондентларның 8 проценты әйтте. Шул ук вакытта өч кешенең берсе теге яки бу мәсьәләне ришвәт ярдәмендә хәл иткән. Моны вакыт булмау һәм башка юл таба алмау белән аңлаталар, – диде Равия Шрша.

Монысы бер бәла булса, халыкның яртысыннан артыгы ришвәт бирергә әзер булуын белдергән. Равия Шрша фикеренчә, җәмәгатьчелеккә дә, җирле хакимияткә дә, дәүләт органнарына да бу юнәлештә эш җитәрлек әле.

Медицина оешмаларында ришвәтчелек нинди сәбәпләр аркасында килеп чыга соң? Равия Шрша әйтүенчә, мондый вазгыять медицина ярдәме алуның теләсә кайсы

этабында туарга мөмкин. Табиблар җитмәү, чират, буш ятаклар булмау – болар да ришвәт бирүгә сәбәп булып тора.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү