Табиб Әлфия Нуриева: «Без шаурма ашата алмыйбыз»

Боткага тоз өстәгәннәрме? Чәйләр суык түгелме? Коронавируска бәйле вазгыять аркасында мәктәп­ләрдә туклану тәртибе үзгәрмәгәнме? «ВТ» хәбәрчесе ашханәләрдәге хәлләрне белеште.

Күптән түгел Тукай районы Кече Шилнә мәктәбендә ашханә ябылып торган иде. Прокуратура аның ни өчен эшләмәвенең сәбәпләрен тикшергәннән соң кайнар ризык белән яңадан тәэмин итә башлауны таләп итте.

– Ашханә 4 көн ябылып торды, хәзер туклануны элеккеге тәртиптә оештырабыз. Пешекчеләр китте дә, алар урынына башкаларын эзләдек. Бездә 10лап кеше чирләде. Шуңа күрә шундый проблема туды, – дип аңлатты директор урынбасары Гүзәл Михайлова. – Бездә 310 бала укый, төрле авыллардан киләләр. Көнгә бер тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәбез. Башлангыч сыйныфта 160 бала бушлай ашый. Әти-әниләр дә риза, балалар да. Әле менә сыйфатлы ярымфабрикатлар кайтты. Гомумән, бездә ашау буенча шикаятьләр булганы юк.

Билгеле булганча, яңа уку елыннан 1–4 сыйныф укучылары бушлай туклана башлады. Баштарак әти-әниләрдән, ризык тәмсез, салкын, дигән сүзләр ишетергә туры килде. Бу хакта башкала мәктәпләренә оештырылган рейдта Казан Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агаповадан да сораштырган идек.

– Бушлай булгач, кайбер әти-әниләр, ашау тәмсез, күләме дә кимрәк, дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Департамент балалар ашавы белән кызыксынып тора. Аларның яраткан ризыкларын җентекләп өйрәндек. Тәлинкәдә әрәм калмасын өчен, ризыкны тәмле дә, файдалы да итәргә тырышабыз. Тик шулай да кайбер әти-әниләр арасында бик үк канәгать булмаучылар да очрый. Мәсәлән, кайберләре, ризык тиз суына, менюда башка төрле ризык, дип зарларын белдерә. Сыйфатка, төрлелеккә карата зарланулар юк, – дигән иде ул көз башында.

Өченче ай үтеп бара. Әллә әти-әниләр тынычланды, әллә ризыкка карата дәгъвалар кимеде, зарланулар алай ишетелми кебек. Министрлык һәм мәгариф оешмалары сайтларында 1–4 сыйныф укучылары өчен Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белән килештерелгән ике атналык бердәм меню урнаштырыла. Туклану мәсьәләсен контрольдә тоту өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «кайнар элемтә» дә булдырды. Соңгы ике атнада аңа 13 кеше шалтыраткан. Шунысы кызык: зарланып түгел, түләүсез туклану буенча киңәш алу өчен.

– Ел башында әти-әниләр еш кына, төшке аш тозсыз, салкын, дип зарланды. Үземнең кызыма да күп нәрсә ошамады. Сыйныфташларының берсе борын җыерса, калганнары да шуңа ияреп, тәлинкәне этеп куя икән. Хәзер хәл яхшырды, ахры, күп очракта риза булып кайта. Ашханә мөдире үзе дә, килеп, ризыкны авыз итеп карый аласыз, дип чакыра. «Кызыл аш» ашаган көнне бигрәк тә канәгать булып кайта инде. Ә менә балыкны яратмый. Чәйне төбендә калдырдым, чүпле иде дигәне бар. Бушлай ашаткач яхшы. Озынайтылган көн төркеменә каласы булгач, ашарга акча бирәбез. Теләгән тәмле әйберләрен сатып ала, – ди Казанда яшәүче Лилиана Гайнуллина.

Миләүшә Галиеваның да баласы 1 нче сыйныфта укый.

– Әле ярый бушлай ашаталар. Гаилә бюджетына бик зур файда бу. Ишектән керүгә, улыбыз Хәлил: «Әни, бүген карабодай, тәмле кәбестә салаты ашаттылар», – дип сөенеп кайта. Менә бит ботканы да ничек тәмле пешереп була. Дөге боткасының мае җитмәсә, коры булган, ди. Мин үзем дә пешекче булып эшлим. Шуңа күрә ризыкны тәлинкәдә калдырганны яратмыйм. Иткә исе китми. Жиләк-җимешен дә, печенье, вафлясын да бирәләр, – ди Миләүшә ханым.

Казан мәктәп-интернатларында табиб булып эшләүче Әлфия Нуриева салкын тиеп авыручылар саны аз булуын әйтте.

Хәзерге чорда җиләк-җимешләрне күбрәк бирергә тырышабыз. Гөлҗимеш төнәтмәсеннән өзмибез. Ә болай меню үзгәрмәде. Шөкер итәргә теләмәгәннәр барыбер гаеп таба. 325 бала икән, шуның кадәр үк – зәвык. Аларга ресторан ризыгы кирәк. Менюга каршы килеп, аларга шаурма бирә алмыйбыз. Качып-посып, шаурма, пиццага заказ бирүчеләрне дә күргәлибез. Алма, банан бирә башласаң, юк, безгә груша кирәк,

диләр. Хөрмәдән дә туйдылар, авызларын бөрештерә икән. Әти-әниләр дә бик көйсез хәзер, шуңа күрә балалар да канәгатьсез булып үсә, – ди белгеч.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү