Республика күләмендәге Чыршы бәйрәмендә 9 мең татлы бүләк өләшәчәкләр

Республика күләмендәге Чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак. Бу көнне 12.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькәчә өч чара үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте. Бәйрәмдә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр һәм олимпиадаларда җиңүчеләр катнаша.
Министрлыкта сөйләп үтүләренчә, чыршы бәйрәмендә балаларга 9 мең татлы бүләк өләшәчәкләр. Тамашачылар медицина битлекләре белән тәэмин ителәчәк, бинага антисептик тутырылган махсус савытлар урнаштырылачак. Бәйрәмдә Россиянең популяр эстрада төркеме чыгышын оештыру күздә тотыла.
Чыршы бәйрәмнәрен үткәрүгә республика бюджетыннан 36 миллион сум бүлеп бирү каралган. Узган елда бәйрәмдә Татарстанның төрле почмакларыннан 8 меңнән артыграк бала катнашкан.


Фикер өстәү