Белгечләр Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итә

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле, дип әйтте едомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Бүген без корпоративларны мөмкин кадәр киметергә, аларны эш урыннарында уздырмаска киңәш итәбез», — диде спикер.

Любовь Авдонина белдергәнчә, корпоративны ресторанда яки кафеда уздыру өчен бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр мәйдан кирәк, ә кешеләрнең гомуми саны йөздән артмаска тиеш.

«Әгәр корпоратив уздырудан баш тарту мөмкинлеге бар икән, Яңа ел ялларында авыручылар саны артмасын өчен бу иң яхшы вариант булачак», — дип йомгаклады Любовь Авдонина.


Фикер өстәү