Трамп дилбегә тапшыра

Дөньяда

Халыкара яңалыкларда Трампның Байден командасына хакимиятне тапшыра башлавы турындагы хәбәр алгы планга чыкты. Ак йорт белән саубуллашырга җыенучы Президент һаман да үзенең җиңелүен танымый әле тануын. Әмма аның керделе-чыктылы сүзләрен берәү дә җитдигә алмый инде. Үзенең твитлары белән ул дөньяның иң куәтле державасы белән җиңел акыллы кеше дә идарә итә алуын гына раслый. Бу инде – Америка кояшы баеп бара, кайсыдыр бер мизгелдә ул дөньякүләм гегемонлыгын югалтачак дигән сүз.

Дилбегәне Байден командасына тапшыру процедурасы Американың Гомуми хезмәтләр федераль агентлыгы (GSA) язган кыска гына хаттан башланды. GSA җитәкчесе Эмили Мерфиның Джо Байденга адресланган: «Суд карарлары һәм сайлау нәтиҗәләре расланудан торган соңгы вакыйгаларны искә алып, мин Сез сайлаудан соң бирелә торган ресурслардан һәм хезмәтләрдән файдалана аласыз дигән карарга килдем», – дигән сүзләре Трамп администрациясенең сайлаудан соң өч атна үткәч җиңелүен тануы буларак бәяләнде. Американың юридик тәҗрибәсендә мондый хат нинди дә булса вакыйгага (бу очракта Президент сайлавына) хәлиткеч нокта кую булып бәяләнә икән.

Сайлаудан соңгы атналарда Эмили Мерфи аның нәтиҗәләре турында рәсми рәвештә нәрсә булса да әйтүдән тыелып килде. Үткән атнада Байденның сайлау штабы Мерфины күчеш процессын саботажлауда гаеп­ләп судка бирергә җыенгач, ул Байденның җиңүен рәсми рәвештә танырга әзер булмавын игълан иткән иде. Аның

белдерүендә: «… уңышлы кандидатның җиңүе Конституциядә язылган тәртиптә бәхәссез дип танылгач кына карар кабул ителәчәк», – дигән юллар бар.

Бу белдерүдән соң Конгресстагы демократлар Мерфины Вәкилләр палатасына махсус тыңлауларга чакыру белән янадылар, берничә республикачы сенатор администрациягә хакимлекне тапшыру процессын сузу АКШның милли куркынычсызлыгына янавын әйтеп мөрәҗәгать иттеләр.

Яңа сайланган Президентка хатында GSA җитәкчесе Ак йорт вәкилләре тарафыннан үзенә басым булмавын, хакимлекне тапшыру процедурасы турындагы карарны мөстәкыйль кабул итүен әйтә.

АКШ хөкүмәтендә Гомуми хезмәтләр федераль агентлыгы сайлаудан соңгы күчеш чорын тәэмин итүче буларак санала. Мерфи бу вазыйфага 2017 елда Трамп тарафыннан куелган иде һәм ул хакимиятне тапшыруның йомгаклау этабы турындагы документка имза салырга тиеш. Нәкъ менә шул имза федераль хөкүмәтнең үткән сайлау нәтиҗәләрен тануы буларак бәяләнә.

Байденның күчеш чоры командасы җәй көне үк туп­ланган иде. Әмма GSA җитәкчесе имзасыннан башка алар Вашингтондагы федераль хезмәтләр офисларыннан файдалана алмый. 7,3 миллион доллар күләмендәге финаслаудан да мәхрүм булып торалар.

Трамп «Твиттер»да Мерфига хатка имза салырга үзе әмер бирүен яза. Шул ук вакытта: «Без көрәшне дәвам итәбез, һәм мин ышанам: без җиңәчәкбез!» – дип тә өстәде.

 

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү